Бүген Буа полицейскийлары бәйрәм итә

2017 елның 10 ноябре, җомга

Бүген Буа драма театрында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Аларны котларга муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев килде һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча  урынбасары Лилия Садретдинова килделәр. Тантанада эшләрендә югары бәя алган полицейскийларны, халык дружиналарына актив кушылучыларны тәбрикләделәр. Шулай ук хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булучыларны 1 минутлык тынлык белән искә алдылар, аларның туганнарына акчалата бүләкләр бирелде. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Радик Егоров коллегаларына түземлек һәм уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International