Район Советы утырышында

2017 елның 10 ноябре, җомга

Район Советы утырышында

10 ноябрьдә өченче чакырылыш Буа муниципаль район Советының 26нчы утырышы булды.

Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Ринат Гайзатуллин һәм Шакир Яһүдин катнаштылар.

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- 2018 елга һәм 2019-2020 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы бюджеты проекты турында;

- Буа район Советының 2007 елның 12 мартындагы “Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы милкендә торган туктатылган яки (һәм) башкарылмаган төзелеш объектлары буенча төп фондларны һәм чыгымнарны сызып ташлау тәртибе турындагы Положение турында”гы 6/15 номерлы Карарына үзгәрешләр кертү хакында.

- Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында вакантлы идарәче вазифаларны һәм муниципаль хезмәт вазифаларын биләү өчен кадрлар резервын формалаштыру буенча комиссия составында үзгәрешләр турында;

- Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы башкарма комитеты структурасына үзгәрешләр кертү турында.

Әлеге мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International