26 ноябрь көнне 9 сәгатьтә “Юность” спорт мәктәбендә Татарстанның атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре Ленар Вәлиуллин истәлегенә ир-егетләр арасында волейбол буенча районара турнир уздырыла. Анда Ульяновск, Казан, Яшел Үзән, Тәтеш, Буа шәһәрләреннән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Апас районнарыннан уенчылар катнашуы көтелә.