БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАРЧА ДИКТАНТ - 2017

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

25 ноябрь көнне сәгать 10:00 да - 9 илдә һәм 20 төбәктә “Татарча диктант” акциясе узачак.

Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала.

"Татарча диктант" 9 илдә һәм 20 төбәктә узачак: Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, ХМАО, Новосибирск, Сарытау, Иваново, Самара, Пермь, Омск, Мари Эл, Әстерхан, Иркутск, Волгоград, Алтай һәм Казахстан, Кыргызстан, Германия, АКШ, Гарәп Әмирлекләре, Украина, Чехия, Әзербайҗан.

Катнашучылар татар теленнән орфографик һәм грамматик хаталарын тикшерер өчен татар әдәбиятының классик язучысы әсәреннән өзек язачаклар. Татар теленнән диктантларны күренекле тел белгечләре һәм профессорлар тикшерәчәк. Белем бирү акциясенең һәр мәйданында диктант текстын атказанган сәнгать эшлекләре, язучылар һәм танылган алып баручылар укыячак.

Казанда “Татарча диктант” узачак:

  1. Штаб креатив индустрия резиденциясе (Татарстан ур. 20);
  2. КФУның, Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (Татарстан ур. 2, 3 этаж, актлар залы);
  3. КДМУның беренче уку-укыту бинасы (Бутлеров ур. 49);
  4. Казан милли тикшеренү технология университеты (Карла Маркса урамы 72, Б103)

 Буада «Татарча диктант» Буа шәһәренең 2 номерлы лицееның актлар залында (адресы: Буа шәһәре, Ефремов урамы,  148 йорт)

25 ноябрь көнне (шимбә) сәгать 10.00 да узачак!

Акцияне оештыручыларБөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының яшьләр һәм спорт министрлыгы.

Сайтка сылтама - http://diktant.tatar

Социаль челтәрләргә сылтама: https://vk.com/tatdiktant,

https://www.facebook.com/events/314792865552434

Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте

Гыйниятуллина Гүзәлия 8 (917) 271 21 24

Ләйлә Лерон 8 (906) 321 88 53, prtatforum@gmail.com

Буада: Бикчәнтаева Алия Рифкат кызы 884374 31152 (эш), 89503128550,

 Ибраһимова Рәмзия Касыйм кызы 88437435530 (эш), 89172497745

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International