45 ел бер мәктәп диварларында укучыларга физик тәрбия дәресләре бирде Вячеслав Шурбин. Аның хезмәт кенәгәсендә ике язу – шәһәрнең интернат-мәктәбенә эшкә алынуы һәм аннан лаеклы ялга китүе турында. Шушы көннәрдә 70 яшен тутырган педагогик хезмәт ветераны бүген районда өченче яшь спорт ветераннары командасын җитәкли.
Вячеслав яшьтән әтисе белән спортта чыныгып үсә. Ырыңгы авылы егете дәресләрдән соң сәгатьләр буена шәһәр стадионында “югала” торган булган. А. В. Луначарский исемендәге мәктәпкә укырга килгәч, физкультура укытучысы Җәүдәт Халиков белән таныша. Славаны волейбол, җиңел атлетика буенча күрсәткечләре өчен район данын яклаучы мәктәп җыелма командасына алалар. Хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң Әлмәт физик культура техникумына укырга керә. Соңрак югары белем ала. Үз-үзенә таләпчән, тәртип яраткан яшь педагогны укытучылары, ышаныч белдереп, эшкә Буаның интернат-мәктәбенә юллыйлар.
– Укытучыдан биредәге балалар белән күпмедер дәрәҗәдә психолог та, тәр-бияче дә, якын дус булу да соралды. Мин аларны спорт белән дуслаштырырга уйладым. Иркен спорт, тренажер заллары, чабу юллары булган стадион бар иде, - дип сөйли ул. Нәтиҗәләр озак көттерми –1972 елда волейбол буенча 22 интернат-мәктәп һәм балалар йортлары арасында чемпион булуга ирешәләр. Икенче елны шундый ук уку йортлары арасында туристлык слеты буенча да беренче урынга чыгалар. Иң кәттә җиңү 2001 елда Менделеевск шәһәрендә җәйге республика спартакиадасында була. Шурбинныкылар җиңел атлетика, футбол, милли көрәш, армспорт, шашка, шахмат ярышларында югары күрсәткечләргә ирешеп, гомумкоманда нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыялар. Балалар күчмә кубок, кыйммәтле бүләкләр белән кайталар. Шул елны укытучы төрдәш уку йортлары арасында физкультура-сәламәтлек эшләренең иң яхшы куелышы буенча бөтенсоюз конкурсы лауреаты исемен алуга ирешә һәм “Белем бирүгә керткән өлеше өчен” Татарстан Республикасы күкрәк билгесенә лаек була.
Интернат-йортта тәрбияләнүчеләр укулар тәмамлану белән наратлык урманындагы “Акчарлак” лагерендә ял иткәннәр. Вячеслав Николаевич 20 ел лагерь начальнигы вазифасын башкара. Ул булган сменаларга балалар теләп баралар. Тәҗрибәле педагог, югары квалификация категорияле укытучы 1998 елдан алып районда физик тәрбия укытучыларының методик берләшмәсенә җитәкчелек итә. Хезмәтен фәнни нигезләп, берничә авторлык программасы эшли. Аның тәҗрибәсен өйрәнеп, берләштереп, районның күп физик тәрбия укытучылары дәресләргә куллануга алдылар. 1 категорияле судьяга район, республика күләмендә узган волейбол ярышларын хөкем итүне күп еллардан бирле ышанып тапшыралар, 30 елдан артык Сабан туенда да гер күтәрү спортында иң көчлеләрне дә ул ачыклый.
Вячеслав Шурбинның утыздан күбрәк укучысы, аның юлын сайлап, районда һәм республика мәктәпләрендә эшли-ләр. Арада спортта карьера ясаучылары да бар. Ике укучысы Америка Кушма Штатларында тәҗрибәле спортчылардан дәресләр алып кайттылар, хәзер Буада хезмәт куялар. Спортчы ветеран остазы Җәүдәт Халиков юлын дәвам итә. Ветераннарның өченче яшь командалары арасында узучы республика спартакиадасында катнашмый калмый. Аның районара Пенсия фонды каршындагы спортчы-ветераннар командасы тренеры булуын да әйтергә кирәктер. Аның максаты – олыгайгач та сәламәт булу, Буа данын республикага таныту.