“Яшьлек” спорт мәктәбендә шушы көннәрдә JuniorSkills регламенты буенча мобиль робототехника компетенциясенең челтәр ярышлары үтте. Алар Казан зонасында февральдә узачак республика этабына үтү өчен көрәште.
Ул ике яшь категориясендә – 10 яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәкләр һәм 14 яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәкләр арасында оештырылды. Республиканың 18 муниципаль районыннан килгән 35 команда конкурска үз эшен тәкъ-дим итте. Анда республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенең балалар фәнни-техник иҗаты бүлеге методисты Тимур Хәсәнҗанов, сүз алып, робототехника белән кызык-сынуның перспективалары турында сөйләде.
Ярышларны тантаналы рәвештә ачканнан соң, бәйгенең баш хөкемдары Роман Соловьев катнашучылар алдында торган бурычларны аңлатты. Ярышларның бер этабында укучылар роботларын жюри алдында презентацияләделәр. “акыллы” машиналары турында инженерлык китабын читтән торып узу өлешендә башкарганнар иде. Роботлар килешенгән регламент буенча эш башкардылар. Кечкенәләр категориясен-дә “акыллы” машиналар, билгеләнгән юлдан узып, зарарланган чүп-не танып, аны үзләре килгән эз буенча сак-лау урынына чыгарырга тиеш иде. Өч төстәге чүп арасыннан робот яшел төстәгесен – “зарарланганын” аерып алырга тиеш. Өлкәнрәкләр категориясендә дә командалар алдан читтән торып биремнәрне үтәп килгәннәр. Бу көнне алар-ның роботларына “җир” өстендә ятучы “уңышны” җыеп, “амбарга” кертү командасы бирелде.
Роман Соловьев, әзер-ләнүгә кыска вакыт бирел-сә дә, командаларның эшен югары бәяләде.
– Балалар өч атнада кү-ләмле эш башкарганнар. Ярышларга әзерләнүгә вакыт аз бирелде. Укучылар тагын да мавыктыргычрак башкара алган булырлар иде. Мин, баш судья буларак, шундый фикердә, – диде ул.
Барлык нәтиҗәләр буенча кечкенәләр арасында Саба районыннан килгән команда беренче, безнең 5 номерлы гимназия укучылары – икенче, алексеевсклылар – өченче, Казанның авиация институты каршындагы лицей командасы дүртенче булдылар. Өлкәннәрдән Казанның 102 номерлы гимназиясе роботы биремнәрне хатасыз башкарып, җиңүче булды. Икенче урында Казан Федераль университетының IT лицее, өченчедә – апаслылар, дүртенче урынга Буаның мәктәптән тыш эшләр үзәге командасы чыкты. Бу аларга ярыш–ларның республика этабына узарга юллама бирде.