Шушы көннәрдә Казахстанның Станиславский исемендәге Караганда рус дәүләт драма театры коллективы Буа сәхнәсендә чыгыш ясады. Аның директоры Дунай Еспаев Буада икенче тапкыр, март аендагы халыкара фестивальгә ул казах драма театры сәнгать җитәкчесе сыйфатында килгән иде. Тамашачы аны ул уйнаган Гамлет роле аша хәтергә төшерә ала. Дунай әфәнде белән ике коллектив арасында театраль дуслык, Казахстанда театрларның хәле турында сөйләштек.
– Буа театры Казахстан буенча беренче гастроль-ләрдән кайтты гына. Тәэсирләр дә суынмагандыр. Безнең иҗат коллективы уены сезнең тамашачыда нинди фикер калдырды?
– Буа театрына, җитәкчелегенең профессиональ оештыру сәләте бәрабәренә, Казахстан буйлап озакка сузылган гастрольләрдә йөрү мөмкин булды. Һәр җирдә җылы каршы алдылар. Карагандадагы кабул итүне әйтмим дә. Яшь, профессиональ труппа тупланган, дигән фикер калды. Балалар өчен спектакльне карарга кызым белән улым да бардылар. Әкият беткәч кечкенәбез апасына: “Няня, мин театрга гашыйк булдым”, - дигән. Баланың бу самими сүзләренә барысы да сыйган дип уйлыйм. Бу – иң кыйммәтле бәя.
– Караганданы театрлар шәһәре, дип әйтеп буламы?
– Караганда, беренче чиратта, шахталар, күмер чыгару башкаласы. Ул шулай ук мәдәни-фәнни үзәк тә. Бездә 5 театр бар. Икесе казах театры, берсе музыкаль комедия юнәлешле, ике рус театры, берничә шәхси театр, ике филармониябез бар.
– Мондый көндәшлек шартларында тамашачыны залларга китерү җаен ничек табасыз?
– Төрле маркетинг юлларны, реклама продукциясен кулланабыз. Мониторинг күрсәткәнчә, 80 процент тамашачы билетны кассалардан сатып ала. Бу – начар түгел. Репертуар сәясәтен төрле яшьтәге тамашачы мәнфәгатен искә алып төзибез. Билет бәяләре чикләнгән. Балалар өчен аның чик зурлыгы 400, олыларга 600 тәңкәдән күбрәк булырга тиеш түгел. Бу, сумнарга әверелдергәндә, 60-80 сумнар тирәсе килеп чыга. Әмма мин яхшы продукциягә бәя югарырак булса да гөнаһ түгел, дип уйлыйм. Спектакльгә 20 кеше килсен, әмма яратып, ихлас килсен.
– Сезнең театраль коллективта ниндидер традицияләр, ырымнар бармы?
– Һәр коллективка хас булганча, театрның үткәненә, тарихына ихтирам белән карыйбыз. Ырымнар дигән-нән, безнең театр бинасында тамаша уңышлы булсын, тамашачы күп килсен, дип, көнбагыш ашамыйбыз, сызгырырга куркабыз, спектакль алдыннан артистларның юлларын бүлмибез.
– Әңгәмәбез кызык килеп чыкты: мин татарча сораулар бирәм, Сез русча җавап кайтарасыз. Татарчаны каян беләсез?
– Мин төрки телләрне өйрәндем. Татарчаны, казахчаны яхшы беләм. Әлбәттә, вазифам кушуынча, рус телендә аралашам. Бездә балалар мәктәптә казахча, русча, инглизчә укыйлар. Гаиләдә бары тик казахча сөйләшәбез.
– Буага тагын килергә уйлыйсызмы?
– Әлбәттә, март аенда булачак халыкара театрлар коллективлары фестиваленә.