КВНчылар Мамадышка җыена

2017 елның 1 декабре, җомга

Гимназиядә татар КВН командасы да оешкан быел. 9-10 сыйныфлар укучылары Айзилә Әхмәдуллова, Сиринә Гыйззәтуллина, Рената Шәрипова, Зилә Садыйкова, Алмаз Мәхмүтов, Камил Галиев һәм капитан Аяз Нәфиев Казанда Татар КВН лигасында чыгыш ясап кайтырга өлгергәннәр инде. республиканың төрле уку йортларыннан,  хәтта Россия регионнарыннан студентлар, хезмәткәрләр командалар белән бер сәхнәдә чыгыш ясаганнар.

– Катнашучылар арасында тагын Башкортостаннан бер генә мәктәп командасы иде. Алар барысы да инде берничә ел рәттән чыгыш ясый. Шуңа да карамастан югалып калмадык. Үзебезнең сәләтебезне күрсәттек, – диләр укучылар. Шулай булмый ни җитәкчеләре – гимназиянең педагог-оештыручысы Алсу Сибгатуллина кырыклап теләк белдерүчедән иң осталарын, “күзләре янып торганнарын” сайлап алган бит. Укучылары бик тиз команда булып җитешкәннәр. Тырышып мәзәкләр уйлыйлар, иң актуаль темаларны сайларга тырышалар. Бүген мәктәп һәм татар телен кыскартуны иң актуале дип саныйлар. Әле Мамадышта узачак Татар КВН лигасының 1/4 финалына әзерләнүләре. Уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International