Шушы көннәрдә районның САПСАН көрәш сәнгате клубы спортчылары Минск шәһәрендә узган җиденче Халыкара көрәш сәнгате уеннарыннан җиңү белән кайттылар.
Анда 71 илдән 4500гә якын спорчы 15 көрәш төре буенча көч сынады. Ярышлар масса төсендә WKC каратэ һәм тхэквондо буенча узган. WKC дөнья чемпионаты команда кубогына 12 илдән 1000гә якын спортчы көч сынашты. Россия җыелма командасы составында яшь буалылар бар иде. WKC версиясе каратэ буенча Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучысы Данил Смирнов 8-9 яшьлекләр арасында, Варвара Смирнова 6-7 яшьлекләр арасында, Эльвин Маилзаде 14-15 яшьлекләр арасында икенче урын алдылар. Безнең район укучылары барысы да көмеш медаль белән бүләкләнделәр. Тренерлары Андрей Смирнов һәм Руниза Сабитова сүзләренә караганда, категорияләрдә катнашучылар саны күп, көндәшләр көчле булуга карамастан, укучылары сынатмаган. Чемпионатта гомумкоманда исәбе буенча беренче урынны россиялеләр яулаган. Аларны хәзер июнь аенда Төркиядә узачак дөнья чемпионаты көтә.