Чәй эчә беләсеңме?

2017 елның 15 декабре, җомга

Чәй эчә беләсеңме?

Чәй турында сәгатьләр буе сөйли ала Карлы авылында яшәүче Зәкия Мигранова. Ул аларның исен дә, төсен дә, сортын да әллә кайдан аера. Ун ел буенча чәй традициясен өйрәнүче ханым янында без дә кунакта булып кайттык.

Зәкия апаның “Миләүшә” бинасында урнашкан кечкенә лавкасында 200дән күбрәк төрдә чәй сатыла. Шушы  кибеттә Кытай, Казахстан, Һиндстан, Шри-Ланка, Көньяк Америка, Гарәбстан, Африка илләреннән кайтарылган чәй сортлары бар.

– Элек Буада чит илдән китерелгән табигый чәйләр белән шөгыльләнүче юк иде. Мондый элиталы сортлар турында ишетеп тә белмәгәннәр. Ә чәй гурманнары районда аз димәс идем, – ди Зәкия апа.

Аның әйтүенчә, иң яхшысы Кытай чәйләре. Аларның да биек тау битләрендә үскәне, тау һавасы “йотканы”. Карасы, яшеле, сарысы, агы. Соңгысын кытайлылар елга бер генә тапкыр – апрель аенда гына җыялар икән. Шул вакытта чәй куагы беренче яфракларын чыгара, аларны җыеп киптерәләр. Калганнары яшел чәйгә җибәрелә, аларның кара чәйгә дигәненә ясалма ферментлаштыру процессы үткәрелә. Соңыннан гына төрле киптерелгән үләннәрдән, чәчәкләрдән, җиләк-җимеш кисәкләреннән торган катнашмалар кушалар. Чәйнең төсе һәм исе шуңа бәйле.

Зәкия ханым сөйләвенчә, тәмле чәй ясауның да үз сере бар. Кытайлар чәйнең чын тәмен һәм исен тояр өчен бервакытта да  ашыгып пешермиләр.  Яңа кайнап чыккан су белән чәй пешерү дөрес түгел икән.  Һәрберсенә тиешле температурадагы су кирәк. Иң кайнары 95 градуста булу мөһим. Бу башлыча кара чәй ясау өчен. Моның өчен чәйнекне  суда зур күбекләр күтәрелә башлауга үк сүндерергә киңәш ителә. Көньяк Африканың ройбуш чәен дә шулай ясыйлар. Кайнар суны чәйнеккә икегә бүлеп озак итеп агызалар, чәй күбекләнгән саен яхшы. Мондый чәйләр йөрәк-кан, нерв, ашказаны системаларына файдалы. Ә менә ак, сары, яшел чәйләргә 60-80 градустагы су җитә. Моның өчен чәйнекне  суда кечкенә күбекләр өскә күтәрелә башлагач ук уттан алу сорала. Шул вакытта гына чәй дөрес ясала – структурасы артык пешми. Кытайлар мондый ләззәтне тою өчен чәйне кечкенә чәшкәгә салып, талгын гына көй астында эчәләр. Бу организмдагы артык калорияләрне чыгарырга, иммунитетны ныгытырга, иң мөһиме – тынычланырга булыша. Элиталы чәйләрнең төрләре генә түгел, аларны төргәкләү осталыгы да мөһим икән. Шундыйлардан атаклы Пу-эр, Оолонг һәм “бәйләнгән” чәйләр. Беренчесе коймак, тәңкә формасында сатылса, икенчесе кечкенә шарларны хәтерләтә. “Бәйләнгән” чәйләр кайнар суга салгач “чәчәк ата” башлый. Аннан берничә төрле чәчәк хасил була. Чәен эчеп туя алмыйсың! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International