Буалылар, чаналар һәм тимераяклар әзерләгез!

2017 елның 20 декабре, чәршәмбе

Соңгы көннәрдә бәйрәм рухы белән яшибез. Тимер каркаслардан биек чыршы бастырылды, урамнарда боздан Кыш Бабай, Кар Кызы, җәнлекләр катырыла башлады. Боларын күргән бар инде. Быел буалыларны тагын нәрсә белән гаҗәпләндерергә уйлыйлар? Бу хәбәрне беренчеләрдән булып укучыларыбызга җиткерергә булдык.

Узган атна башында  Үзәк паркта төзелеш башланды. Баксаң, төзүчеләр агачтан  зур тау ясыйлар. Агач каркаслар күзгә күренеп “үсә”. Нинди булачак ул?  Ясаучыларның үзләре янына барып сораштык.

– Без биек тау-шугалак ясыйбыз. Ул бик җайлы урында. Шугалак конструкция буенча ике өлештән торачак:  зурлар һәм балалар өчен. Олылар өчен булганының биеклеге 5 метр, авышлыгы озынлыгы 18 метр тәшкил итәчәк. Янга табан – балаларныкы. Аның биеклеге 2, шуып төшү урыны озынлыгы 8 метр итеп эшләнәчәк. Куркынычсызлык ягыннан бар да исәпкә алынган. Тотынып менү өчен  култыксалар,  иң биек “ноктасында” шулай ук бортлар ясалачак, – дип сөйләделәр шома “тау”ны ясаучылар.

Алар белдерүенчә, аның шуу урыны буеннан-буена 40 метр озынлыгында боз белән катырылачак. Пластмасстан ясалган “ледянка”лар белән шуу өчен дип уйланылган. Кыскасы, безнең тагын 2-3 көнлек эш калды. Аннан су белән  катырасы гына бар – диделәр төзүчеләр узган дүшәмбедә.

Кызыксынып, иң өскә менеп карадым. Чынлап та, биек. Парк уч төбен-дәгедәй күренә, шуып төшеп китсәң, әллә кайларга кадәр җитәрсең төсле. Парктан чыккач, шәһәр Советы бинасы каршында зур шугалак булачак. МППЖХ карамагындагы кечкенә трактор көртләрне эттергән, кардан бортлар өйгән. Шәһәр мәктәпләре хез-мәткәрләре махсус җай-ланма белән бозын  катыра башлаганнар. Бер кат боз элпәсе бар инде. Тик әле ул кытыршы. Шә-һәр Советында аның Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр шоп-шома булачагына ышандыралар. Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Ленар Садыйков белдерүенчә, биредә шулай ук тимераякларны прокатка алып тору мөм-кинлеге дә тудырылачак.

Шәһәрдәге өч паркны, шәһәр үзәген, елдагыча, боздан катырылган, төрле төсләргә буялган әкият геройлары бизәячәк.

Моннан берничә ел элек буалылар Яшьләр паркы территориясендә шугалакларда ял иттеләр. Алар ябылгач, берничә ел сагынып сөйләделәр. Быел шугалак тагын да “текәрәк” булачак – нәкъ үзәктә.

Авылларда исә иң матур һәм төрле төсләрдә балкучы  чыршы Адав-Толымбай авылында бизә-ләчәк. Авыл җирлеге башлыгы Айгөл Хөсниева белдерүенчә, быел алар-ның максатлары – Татарстан Республикасының му-ниципаль берәмлекләр арасында узучы “Яңа ел чыршысын иң матур бизәүче” дип аталган   конкурсының авыл җирлекләре арасындагы номинациядә катнашып, уңышка ирешү. Шушы көннәрдә авыл мәдәният йорты каршында тимер конструкцияләрдән 8 метр озынлыгында чыршы бизәргә керештеләр.

– Менә шуның мәшәкате белән йөрибез. Яңа ел алдыннан чыршыны тантаналы ачу булачак. Кунаклар күп булуы көтелә. Райондашларны бәйрәмгә көтеп калабыз, – ди авыл җирлеге башлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International