25 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр районда “Игътибар, балалар!” профилактик акциясе дәвам итә.
Бу дәвердә мәктәп балалары каникулда була, димәк, урамнарда тагын да зуррак игътибар һәм җаваплылык сорала. Моны исәпкә алып, район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юлларда контрольне көчәйтәләр, рейдлар үткәрәләр, бигрәк тә яшь җәяүлеләрнең кагыйдәләрне үтәүләрен тикшерәләр. Шулай ук өлкәннәрнең дә балалар иминлегенә җаваплы карауларын сорыйлар – йөртүчеләрнең тизлек режимын саклауларын, кечкенә пассажирларны махсус утыргычларда гына йөртүләрен, балалар киемнәрендә ут кайтаргыч элементлар булуы.