Һәр кич алтыда – паркларга

2017 елның 29 декабре, җомга

Һәр кич алтыда – паркларга

31 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр Үзәк һәм Яшьләр паркларындагы чыршылар янында музыкаль-уен программалары үткәреләчәк.

Үзәк паркта 31ендә район мәдәният йорты хезмәткәр-ләре чыгыш ясый. 1 гыйнварда тамашага Яңа Тинчәле, Яңа Чынлы, Күшке, 2сендә Түбән Наратбаш, Алших, Теңкәш, Нурвахит авыллары үзешчәннәре чакыра. 3 гыйнварда эстафетаны Иске Суыксу, Карлы, Кыят, Рус Киштәге, Яшевка, 4е көнне Кайбыч, Югары Наратбаш, Норлат, Зур Фролово, Каенлык мәдәният йортлары кабул итеп алачак. 5 гыйнварда – Исәк, Әлки, Боерган, Иске Борындык, 6сында Югары Лашчы, Тутай, Чуаш Аксуы, Татар Аксуы авыллары “артистлары” чираты. Раштуа кичендә буалыларны һәм шәһәр кунакларын Яңа Чәчкап, Әхмәт, Кыр Тәүгелдесе, Чуаш Киштәге, Таковар мәдәният йортлары хезмәткәрләре “җылытачак”. 8 гыйнвар көнне чыршы янында җырлы-уенлы күңел ачуны  Адав-Толымбай, Бик-Үти, Аксу, Мөкерле, Ямбулат, 9ында Килдураз, Өчмунча, Казма авыллары үзешчәннәре тәкъдим итәчәк. 10 гыйнварда Күл Черкене, Әхмәт электромеханика заводы бистәсе, Ырыңгы, Чурак, Татар Буасы, 11е көнне Иске Тинчәле, Яңа Шәйморза, Әлши, Раково, 12сендә Янтуган, Вольнистан, Кырык Садак, Шәмәк, Иске Мәртле авыллары “артистлары” тамаша бүләк итәчәк. 13 гыйнвар – искечә Яңа ел кичендә район мәдәният йорты хезмәт-кәрләре һәм авыллардан иң осталар чыгыш ясаячак.

Яшьләр паркында тамаша 31 көнне 1 номерлы сәнгать мәктәбе чыгышы белән башлана. 1 гыйнвар көнне  үзәк китапханә, 2сендә – Ял үзәге хезмәткәрләре “кунакка” чакыра. 3 гыйнварда Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп, 4ендә – 2 номерлы лицей, 5е көнне – 1 номерлы мәктәп, 6сында – 5 номерлы гимназия, 7сендә М. Вахитов исемендәге гимназия коллективлары күңел ачу программасын күрсәтә. 8 гыйнварда кабат Ял үзәге хезмәткәрләре чыгыш ясый. Аннан эстафетаны 2 номерлы сәнгать мәктәбе кабул итеп ала. 10 гыйнварда чыршы янында лицей-интернат, 11ендә –  АСО(КСЮИ), 12сендә медицина училищесы коллективлары “хуҗа” булачак. Чыгышларны ветеринария техникумы “артистлары” төгәлли.

Тамашалар һәр көнне кичке сәгать 6да башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International