Районның ЗАГС бүлегендә бүген 191нче пар булып никахларын 20 яшьлек Юныс Мифтахетдинов һәм 22 яшьлек Арина Арабова рәсмиләштерделәр. ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева яшьләргә гаиләләренең беренче документын тапшырганнан соң аларга теләкләрен әти-әниләре, якыннары, дуслары җиткерделәр. Яңа туган Мифтахетдиновлар гаиләсен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Ленар Садыйков та тәбрикләделәр, бүләкләр тапшырдылар. Юныс – районның танылган көрәшчесе, “Батыр” спорт мәктәбендә тренер-укытучы булып эшли.