Вольнистан авылында яшәүче Нәсимә апа Вахитовага 95 яшь тулды. Юбилярларны өйләренә котларга район җитәкчелеге килгән иде. Аларга Россия Президенты Владими Путинның Рәхмәт хаты, район җитэкчелегенең акчалата бүләкләре тапшырылды.
Район җитәкчелеге үзләренең 90,95 яшьләрен билгеләп үтүче ветераннарны - шәһәрдэн София Яшинаны, Ташкичү авылыннан (Бик-Үти авыл жирлеге) Сәлимә Салаватуллинаны котладылар. Шулай ук Күл Черкене авылыннан Рабига апа Шәрәфуллина үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп узды.