Беренче бишлектә

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

2017 елда районда җинаятьләр күбрәк теркәлгән, барысы 341 факт, 2016 елда – 322.  Күрсәткечне аерым авыр, авыр, мошенниклык, кычкыртып талау, талау, транспортны куып алып китү,  аңлы рәвештә чит кеше милкенә зыян китерү, наркотикларның, утлы коралның, ялган акчаның законсыз әйләнеше очраклары “авырайткан”. Әлеге исемлеккә тагын коррупция, икътисади юнәлештәге, кәрәзле телефон һәм интернет кулланып кылынган закон бозулар да керә. Шулай да криминал статистикада иң еш кабатланучы җинаятьләр, елдагыча, урлаулар. Барысы 97 факт. Шулардан 59ы, тикшерелеп, судка җибәрелгән,  арада  гаеплеләре ачыкланмыйча калганнары да бар. Болар – банкомат аша исәп-хисаптан акча күчерүчеләр һәм автомобильләрдән җиһазлар урлаучылар. Балигъ булмаган яшьтәге угрылар тарафыннан 3 җинаять кылынган. Ә яшүсмерләр барысы 7 тапкыр хокук бозганнар, инспекторлар алар эшләре буенча 315 беркетмә тутырганнар. Болардан тыш, гомуми санга артымны җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләр дә өсти. Мондый 119 очрак. Аларның күбәюен кабат исереп рульгә утыру һәм наркотик матдәләр сату  фактлары да тәэмин иткән.

Узган ел белән чагыштырганда шәхескә каршы җинаять кылулар, үтерешләр кимегән.

Йомгак утырышында төп басым юл куркынычсызлыгын тәэмин итүгә ясалды. 2017 елда районда 31 юл-транспорт һәлакәте булган. Шуларда бер кеше үлгән, 33е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алганнар. ДТПларның 8е исерек йөртүчеләр аркасында килеп чыккан. Иң күп юл һәлакәтләре Казан-Ульяновск трассасында теркәлгән (кеше үлеменә китергән ДТП да шунда булган). Буа  - Кыят, Буа  - Яльчек, шәһәрнең Ефремов, Космовский, Вахитов урамнарында да аварияләр еш булган.

Бүлек начальнигы Радик Егоров, йомгак җыелышында катнашкан ведомство вәкилләре белән берлектә җинаятьләрне киметү өстендә активрак эшләү, аларны булдырмас өчен кирәкле чаралар кылу турында да сөйләделәр. Аерым алганда, халык дружинасы отрядларының эшен стимуллаштыру, аерым мөһим объектларны һәм мәгариф учреждениеләрен видеокүзәтү җайланмалары, хәвеф сигналлары белән тәэмин итү буенча эшне дәвам итәргә кирәклеге хакында сүз барды.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International