Буа ветеринария техникумының гомумтөзелеш эшләре остасы бүлегендә белем алучы Евгений Илюшкин һәм Владислав Калистратов киләчәктә үз куллары белән салган йортта яшәргә хыялланалар. Ул тормышка, һичшиксез, ашачак, чөнки биредән егетләр моның иң кирәкле ташчы һәм эретеп ябыштыручы һөнәрләрен алып чыгачаклар.
Ташчыларга сорау зур
Ташчы һөнәрен алар икенче ел үзләштерәләр. Укытучылары Илгизәр Садыйков, Ирек Шәрәфетди-нов укучыларына бу эш-нең бар нечкәлекләрен аңлатырга тырышалар.
– Бу юнәлештә белем бирүдә иң мөһиме – практик дәресләр. Ә бездә аларны, шулай ук теоретик өлешне тиешенчә үткәрү өчен бар мөмкинлекләр тудырылган. Килешегез, заманча ресурс үзәге, махсус сыйныфлар үзләре генә дә ни тора. Моннан тыш төзелештә нинди үлчәү приборлары, инструментлар кулланыла – болар барысы да бездә бар. Электр кирпеч кисү станогы, измә ясагыч та укучылар карамагында. Алар шулай ук махсус эш киемнәре, каскалар белән дә тәэмин ителгән. Бары сакчыл караш кына таләп ителә, – ди техникумның эшче кадрларны һәм хезмәткәрләрне профессиональ әзерләү бүлеге мөдире, 5 разрядлы ташчы Илгизәр Садыйков. Тагын өйрәнергә тырышу кирәк. Минем яңа танышларым – Тәтеш районыннан килеп укучы Евгений белән Иске Мәртле авылыннан Владислав нәкъ шундыйлардан.
– Ташчы һөнәре бүген иң кирәклеләрнең берсе. Теләсә кайчан эш табарга була, – диләр егетләр бертавыштан. Илгизәр Зарипович әйтүенчә, соңгы елларда төзүче һөнәрен сайларга теләүчеләр арткан. Быелгы уку елында бер урынга 1,5 кеше дәгъва кылган хәтта.
– Әмма 20дән күбрәк кеше ала алмыйбыз, – ди укытучы.
Кирпеч өю тәҗрибәләре бар
Тугызынчы сыйныфны тәмамлап килгән укучылар әлеге бүлектә өч елга якын укый. Соңгы курста эретеп ябыштыручы һөнәренә өйрәнәләр. Монысы киләсе елда булачак, ә бер айдан егетләрнең өч айлык җитештерү практикалары башлана. Евгений белән Владислав аны районның берәр төзелеш оешмасында үтәргә телиләр. Бригада составына керәселәре килә. Бу очракта хезмәт хакы да түләячәкләр.
– Ул чагында сездән сорау зур булачак. Курыкмыйсызмы? – дигән соравыма “юк”, дип җавап бирделәр. Баксаң, алар кулларына кельма алып, кирпеч тезгәннәр инде. Үткән җәйдә Евгений әтисе һәм абыйсы белән гараж, Владислав әтисе белән сыер абзары төзегәннәр.
– Бер дә авыр булмады. Бу һөнәрне дөрес сайлавымны аңладым. Абыем төзүче, ул киңәшләр бирде, – ди Евгений. Владислав та шул юлдан китәчәгенә ышана. Икесе дә киләчәктә югары белем алырга, “Ворлдскиллз” чемпионатында катнашырга телиләр. Беренче курстан дуслашкан егетләрнең бу һөнәргә карашлары, хыяллары гына түгел, язмышлары да охшаш. Икесе дә өч балалы гаиләдә өлкәннәр. Шулай булгач, өй торгызуда эне-сеңелләренә дә ярдәм итәргә тиеш булачаклар. Ә әлегә алар дәресләрне калдырмыйча өйрәткәннең барысын да сеңдерергә, практик дәресләрдә осталыкларын арттырырга телиләр. Мин килгән көнне дә төзелеш эшләре сыйныфында бик тырышып схема буенча дивар өяләр иде. Тигез, матур килеп чыккан. Шулай да алардан бу эштә иң авыры нәрсә булуын да сорадым.
– Декоратив кирпеч өю катлаулырак, – диделәр алар. Илгизәр Зарипович тәҗрибә белән барысы да киләчәген әйтте. Бу тырыш, барлык предметлар буенча өлгерүче егетләргә ышаныч аеруча зур. Һөнә-регезгә тугры калып, матур-матур биналар салырга, кешеләрне шатландырырга язсын сезгә, егетләр!