Әбиләр дә, яшьләр дә – таякларда

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Шәһәрнең Комсомол урамында берьюлы утызлап кеше таяклар белән йөрергә чыгып китәләр. Аяклар авыртканнан түгел, тагын да тәнгә сихәте булсын өчен “чабалар”. Ә сәламәтлек бүләк итүче скандинавия таякларын “Студентлар”  территориаль иҗтимагый үзидарәсе үзе карамагындагы йортларда яшәүчеләргә махсус сатып алды.

Узган ел республика конкурсында җиңеп алган грантның бер өлешенә. Шушы көннәрдә яшәүчеләр әлеге “тылсымлы” таякларын алып, автобус яллап, нарат урманына бардылар. Аларга без дә иярдек.

Миңа калса, бу төбәктә иң актив халык яши.  “Студентлар”   территориаль үзидарәсенә Комсомол урамы тулысынча,  Космовскийның бер өлеше карый. ТОС җитәкчесе Лариса Юманова әйтүенчә, яшәүчеләр иртә язда ук чалгы-тырма алып өмәгә чыгалар. Җирләр кипкәнче бер чүп тә калдырмыйлар. Лариса Юманова уңган яшәүчеләре турында республикада да белсеннәр әле, дип, узган яз ТОСлар арасында оештырылучы конкурска тиз арада документлар җыеп тапшырган. Материал “бармактан алынган” түгел – яшәүчеләр белән нинди генә чара үткәрмәделәр?! “Ишегалды көне”ндә өлкәннәр дә, балалар да бергә җыелып бәйрәм иттеләр,  беренче сыйныфка  баручыларны барлап, үзидарә исеменнән бүләкләр тапшырдылар, концерт оештырдылар. Яңа елда, спонсорлар табып, чыршы бәйрәмен уздырмый калдырганнары юк. Урамнарда, капка төпләрендә чәчәкләр үсә. Бар да “ялт” иткән.  Кемгә дару, кемгә дәваханәгә, кибеткә барырга кирәк, авыр хәлдә калган гаиләләр бар, ТОС аларны күз уңыннан ычкындырмый. Шуларның барысы турында да конкурс комиссиясе каравына материал туплап җибәргәч, узган елның август аенда Республика бәйрәмендә “Студентлар” җәмгыятенә тантаналы рәвештә 300 мең сумга якын суммага сертификат тапшырдылар.

-   Гомуми җыелышта бу акчаның кайда тотылачагын бергә хәл иттек. Барлыгы 700гә якын яшәүче белән. Сумманың бер өлешенә өлкәннәр скандинавия таяклары сатып алырга теләк белдерделәр. Ничек каршы киләсең? Бу уңышта аларның да өлеше зур, - ди Лариса Александровна. Тагын 28 номерлы йорт ишегалдына турниклар комплекты куярга сөйләшкәннәр. Монысы инде яшьләр теләге. Лариса Юманова тагын ике электр печән чапкыч алырга дип тәкъдим иткән.

Менә шушы бүләк таякларда урманда йөрделәр инде әбиләр. 82 яшьлек Адилә апа да өйдә калмады. Әбинең күнекмә бар – һәр көнне берничә километр йөреп кайта. Бүген дә сынатмадылар өлкәннәр: яшьрәкләр урман буйлап 3 километр атласа, өлкәнрәкләр  чакрым ярым үттеләр. Лариса Александровнага үзенә ярдәмгә  волонтерлар да алган. Кем белә, олыларның хәлләре бетеп китмәсен дип, кайгырткан ул. Әмма волонтерлар ярдәме кирәкмәде – “финишка” килгәндә бит алмалары алсуланган әбиләр барысы да беравыздан: “Арымадык та, йөрәк тә какмады”, - диделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International