Узган елның октябрь аенда газетабыз битләрендә агымдагы ел башыннан ветеринария озатуы документлары электрон формада булачагы турында язып чыккан идек. Күптән түгел бу срокның берникадәр чигерелүе мәгълүм булды.
“Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова әйтүенчә, ул 1 июльгә билгеләнгән. Шул көннән башлап ветеринария озатуы документлары бары электрон формада тутырылачак һәм моның өчен Россельхознадзорның үзәк аппараты тарафыннан эшләнгән “Меркурий” федераль мәгълүмат система кулланылачак. Ә һәркем күнеккән кәгазь бланклар тутырылмаячак. Ә билгеләнгән срокка кадәр җитештерүчеләр терлекчелек продукциясенә ветеринария документларын үз теләкләре буенча кәгазь яисә электрон формада тутыра ала. Әмма бу озайтуга карап тынычланырга кирәк, дигән сүз түгел. Гөлнара Арсланова әйтүенчә, терлекчелек, балыкчылык, кошчылык продукциясен җитештерү, эшкәртү, саклау, реализацияләү белән шөгыльләнүче барлык хуҗалык итүче субъектларга “Меркурий”га тиз арада керү өчен доступ алырга, җаваплы кешене билгеләргә һәм гариза белән Россельхознадзор идарәсенә яисә район ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Җаваплы кеше алдан тәҗрибә алып куйса да яхшы. “Меркурий” белән ничек эшләргә кирәклеге белән Россельхознадзорның һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәсми сайтларында танышырга була. Электрон документ терлек шәхси хуҗалыкта үз мәнфәгате өчен суелганда гына кирәкми. Сатар өчен булганда, мал аттестацияләнгән сугым пунктында суелырга, аңа экспертиза ясалырга тиеш. Ветеринария озатуы документын электрон формага дәүләт ветеринария хезмәтчелегендә эшләүче ветеринария табибы күчерә.
Документларны электрон формада тутыру күзәтчелек астында булган продукцияне җитештерүчедән алып кулланучыга кадәр “йөрүен” контрольләргә, ягъни фермадан кибет киштәсенә җитүен күзәтергә мөмкинлек бирәчәк.