“Кибет” авылга бара

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Шәһәрдә генә ул адым саен сәүдә ноктасы. Ә үзәктән киткән саен сирәгәяләр. Районның утыздан күбрәк кечкенә авылында кибет юк. Әмма бу яшәүчеләрнең көндәлек продуктларга ихтыяҗы юк дигән сүз түгел. Хәлне атнаның һәр эш көнендә товар төяп, төрле юнәлешләрдә чыгып китүче автолавкалар коткара.

Район кулланучылар җәмгыяте автолавкасы атнаның һәр иртәсендә төрле маршрутлар буенча товар төяп, юлга кузгала. Чәршәмбедә алар Степановка, Казма, Өчмунча,  Урта Лашчы, Бәбки, Кабалан, Пүчинкә, Татар Аксуы авылларында яшәүчеләр янына барырга җыендылар. Сатучы Эльмира Ибраһимова белән йөртүче Илсур Вәлиев иртәнге сәгатьләрдә үк япмалы әрҗәгә җирле икмәк комбинатыннан ипи-булка, прәннек, күмәртәләп сату “нокталарыннан” казылык, балык, тавык,  шикәр, чәй, үсемлек мае, сөт продуктлары, порошок-сабын, шырпы, иләк-чиләк ише товарны фургонга шыплап төяделәр. Эльмира, блокнотын алып, заказларны барлады: телефоннан шалтыратып әйткән заявкалар онытылмаганмы? Аның телефон номерын сатып алучылар барысы да белә икән. Бик кирәкле әйберләрне шалтыратып әйтәләр.  Бу авылларга кибет атнага ике тапкыр килә. “Кибет” юл уңаендагы Степановкага да керде. Төне буе яуган кар өстеннән юл ярып, “Газель” текә таудан да, авырлык белән булса да,  күтәрелде.

– Бу әле берни түгел. Отрада якларында сикәлтә-ле, чокырлы юлларда тирбәлә-тирбәлә фургонда  товарларыбыз киштәләрдән коелып бе-тә, эзләп тә таба алмыйбыз, – диләр юлдашларым.

Йөртүче урам башыннан ук сигналга баса башлады. Безгә каршы зур сумкасын асып беренче Валя түти чапты. Ипи, тавык, казылык сорады. Югары очтарак 90ны ваклаучы Клава түти кар кө-рәгән җирдән көрәген ташлап, “кибеткә” ашыкты. Урамда юллар ачылмаганга зарланып алды әбиләр. Автолавканың зур ишегеннән башын тыгып, товарларны карый башладылар.

– Безгә ипи, сөт булсын. Башкасыннан башка торып була, - диләр карчыклар. Өчәр-дүртәр төргәк сөт алгач, сыер тотучылар юкмыни, дип кызыксындым.

– Бер авылга нибары 2-3 сыер тоталар. Сөтен алып бетерәләр, - диләр.

Дүрт мең сум тирәсе товар алдылар картлар.

– Степановка өчен аз тү-гел, - ди сатучы. Иренми Эльмира, сораган әйбер-ләрен туңган куллары белән барысын да алып күрсәтә, сумкаларына кадәр  сала. Йөртүче Илсур әбиләрнең сумкаларын өйләренә кадәр күтәреп тә илтә. 8 ел буе эшләп, кайсы авылда кемнең нәрсә сатып аласын белеп тора сатучы. Монда, гадәттә, тозлы балык, тавык, казылык, җиләк-җимеш.

Кузгалып китү белән автомобиль көпчәкләре кар көртләренә төшеп батты. Көч-хәл белән чыгарып, Казмага юл алдык. Юлдашларым әйтүенчә, гадәттә, халык аларны авыл мәчете янында җыелып көтеп торган. Бүген тынлык. Озак көттермәделәр, төркем-төркем булып килә баш-ладылар. Әнә,  бүген Кәү-сәрия, Рәйхана апаларга сирәк кенә күренә торган Рокыя апа да ияргән. Апалар анысын сорый, монысын карый.

– Ипи, чүпрә, сыек май, катык, казылык бирер-сен. Әлегә җитеп тора. Шәһәрдән балалар алып кайтканнар иде әле,- ди беренче сатып алучы Кәү-сәрия Исхакова.

– Картларга әлләни ки-рәкми. Ярый, һичьюгы шулай китереп торсыннар. Ипи-батонны суыткычка тыгып куябыз.  Авылда кибет булмагач, бик начар, - дип өстәде ул. Әнә, Рокыя апа шырпыга килгән. Рәйхана апага Казаннан кайткан  оныгы Рәсүл белән йогырт, сок, конфет кирәк. Сораган әйберен барысын да алды. Хөрия апа Галиева чәй эчәргә тәмле батон сорый. Апалар барысы да кибетчегә рәхмәт әйтәләр. Билгеле, товарлар шәһәрдәге кибетләргә караганда беркүпмегә кыйммәтрәк. Моңа да исе китми сатып алучыларның.

– Буага барып алуы шул бәягә төшә, әле нәрсә белән барасың? – диләр.

Безнең сәфәр шунда тә-мамланды. Ә автолавка Өчмунчага китте. Аннан тагын биш авыл кала. Инде кич җиткәндә телефоннарыннан шалтыратып кабат сораштым

– Өчмунча, Татар Аксуы авылларында бер әйбер дә алучы булмаган. Күп түгел,  12 мең сумлык товар саттык. Гыйнвар аенда халыкның сатып алуы кими, - ди Эльмира.

Әмма эш акчада гына түгел, авыл халкын көндәлек продуктсыз, товарсыз калдырырга ярамый.

Сүз уңаеннан: Татарстанның муниципаль берәмлекләр советы мәгълүматларына караганда, республикадагы 977 авылда кибет юк. 584 җирлектә 59 тәгәрмәчләрдә “кибет” хезмәт күрсәтә. Быел аларның саны тагын да артачак. Былтыр 53 авылда комплекслы хезмәт күрсәтү үзәкләре эшли башлаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International