Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты хайваннар дөньясы объектларын рациональ файдалану максатында һәм мохиткә тәэсир итүне бәяләү кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә 2018-2019 елларның аучылык чорында ау ресурсларын алу күләмен нигезләү материалларын әзерли башлады.
Гражданнар, юридик затлар һәм иҗтимагый оешмалар мохиткә тәэсир итүне бәяләү буенча материалларның алдан әзерләнгән варианты буенча тәкъдимнәрен һәм күрсәтмәләрен 420021, Казан шәһәре, К. Тинчурин урамы, 29 йорт, шулай ук ojm@tatar.ru электрон адресы буенча 2018 елның 21 мартына кадәр биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына юллый алалар.
Материалларны дәүләт экологик экспертизасына әзерләү кысаларында иҗтимагый тыңлаулар үткәреләчәк. Буа районында алар 22 мартта 9 сәгатьтә Буа шәһәре Жорес урамы, 110 “А” йорт, утырышлар залы адресы буенча үткәреләчәк.
Мохиткә тәэсир итүне бәяләүнең алдан әзерләнгән материаллары белән Комитетның интернет челтәрендәге http://ojm.tatar.ru рәсми сайтында танышырга була.