Инь “шартлаткыч”тапты

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Яңа ел алдыннан район эчке эшләр бүлегенә яңа “хезмәткәр” кайтты – ул Инь кушаматлы, лабрадор-ретривер токымлы эт. Төп вазифасы – шартлаткычларны, сугыш  кирәк-яракларын ис буенча табу.

Бу чем-кара төстәге, 2,8 яшьлек эт чын полиция мәктәбен узган – хуҗасы инспектор-кинолог Илназ Гайнуллов белән берлектә июль-декабрь айларында Башкортостандагы махсус уку үзәгендә өйрәнеп кайткан.

– Бу токымлылар – чын эзләүчеләр. Алар белән күбрәк коткаручылар эшли. Күнекмәләрне дә тиз истә калдыра. Ис буенча эзләп табу сәләтләре зур, - дип тасвирлады Иньның хуҗасы Илназ. Кинолог этенең сәләтен безгә дә күрсәтмәкче булып, “шартлаткыч” муляжын редакция автомобиленә яшерде. Иньга шуны эзләргә кушты. 15-20 минут узгандыр (эзләнүче объектның исе таралып, аны эт сизсен өчен шул вакыт кирәк) эт редакция каршында басып торган автомобильләр тирәсендә иснәнеп йөри башлады. Озак та үтмәде, хезмәт “Рено”сы көпчәге өстендәге “шартлаткыч”ка таба борыны белән күрсәтеп, хуҗасына сигнал бирә башлады.

–Күрәсезме, муляжга кагылмады. Бу махсус күрсәтмә. Әгәр дә без муляж куймаган булсак, ул иснәнеп йөри-йөри дә, тапмадым, дигән кебек минем янга шунда ук килә, ә болай  урынны күрсәтеп утыра, – диде инспектор-кинолог.

Аның әйтүенчә, Инь эш вакытында гына бик җитди, ә болай ул шаян. Иң яратканы туп белән уйнау, аның артыннан көне буе йөгерсә дә, туймый. Бары махсус күнекмәләрне ныгытырга һәм ашарга гына туктарга әзер. Белемен “5”легә күрсәтсә, аны Илназ ит белән сыйлый, ә мондый көннәрне махсус ризык, ботка бирә. Инь чисталыкны, үз-үзен карарга бик ярата. Хуҗасы аны еш махсус шампунь белән юындыра, йонын тарап тора, тырнакларын кисә, колакларын чистарта. Сәламәтлеге дә контроль астында: аны ул даими рәвештә ветеринарга алып бара – гомуми күзәтүдән тыш, барлык авыруларга каршы прививкалар салдыра. Бу этнең иң мөһим органы– борыны ис сиземләү сәләтен югалтмас өчен дә кирәк. Ул һәрвакыт юеш булырга тиеш.

Инь әле стажлы “полицейский” түгел, шуңа күрә махсус заданиегә чыкканы юк. Һәм кирәкми дә! Иньга шартлаткычлар табарга язмасын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International