Эшмәкәрләр отчет тапшырырга тиеш

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Региональ дәүләт экологик күзәтчелеккә дучар ителүче кече һәм урта бизнес субъектлары ел саен калдыклар барлыкка килү, аларны куллану, зарарсызландыру һәм урнаштыру турында отчет бирергә тиешләр.

Аны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министр-лыгының Идел аръягы территориаль идарәсенә 1 мартка кадәр тапшырырга кирәк. Идарәнең 1 категорияле белгече Гөлия Ваһапова әйтүенчә, ул тапшырылмаганда Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы Кодексының 8.2 һәм 8.5 маддә-ләре буенча административ җаваплы-лыкка тарту каралган. Әлеге сорау буенча барлык мәгълүмат  белән министр-лыкның http://eco.tatarstan.ru/rus/ob-otchetnosti-subektov-malogo-i-srednego-796517.htm ссылкасы буенча “Кече һәм урта эшмәкәрлекнең отчетлылыгы турында” сайтында танышырга була.

Идел аръягы территориаль идарәсенә 8(884374) 3-34-46 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International