Сәйдәш “Вальсы”н өлкән музыкантлар бүгенге буынга ишеттермәкчеләр

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре – баянчылар Фәрит Садриев, Илдар Нуруллин, җырчы Равил Җәгъфәров һәм районның танылган саксофончысы Рифат Гыймадиев бу көннәрдә концерт-лекторий белән укучылар алдында чыгыш ясыйлар. Очрашулар шәһәрнең Салих Сәйдәшев нигез салган 1 номерлы сәнгать мәктәбенә 100 тулу уңаеннан оештырыла.

– Максатыбыз — балаларны концерт гармуны, баян, саксофон белән таныштырып, музыкаль инструментларда уйнарга өндәү һәм районның мәдәни тарихы, театры, Салих Сәйдәшевнең иҗат, тормыш юлы  турында сөйләү, – диләр музыкантлар. Менә шундый эчтәлекле чара үткән атнада М. Вахитов исемендәге гимназиядән старт алды. Заманында “Титаны” вокаль-инструменталь ансамблендә чыгыш ясаган өлкән музыкантлар, билгеле инде, танылган композиторның әсәрләрен дә башкардылар. Бу көнне аның “Вальс”ы, Совет Армиясе маршы яңгырады. Равил Җәгъфәров музыкантларга кушылып тере тавышка “Наемщик” музыкаль драмасыннан Батырҗан ариясеннән өзек, “Җәй айлары”, “Хуш авылым” җырларын тере тавышка башкарды.  Чыгышларны алкышларга күмгән гимназиялеләр өчен  Совет Армиясе маршы язылу тарихы, аның популярлыгы турында мәгълүмат та кызыклы булды. Кызыл Армия маршы исеме астында Салих Сәйдәшев аны 28 яшендә иҗат итә. Армия аңа зур хөрмәт күрсәтә, “Мактаулы Кызылармияче” дигән исем  бирелә. СССР Советларының VII съездында танылган Совет военачальнигы Оборона министры  Климент Ворошилов алтын сәгать бүләк итә. Бу марш Мәскәүдә үткәрелгән парадларда яңгырый. Аны бүген дә бәйрәм тантаналарында уйныйлар. Ә музыка мәктәбенә нигез салуга килгәндә, 1918 елда Салих Сәйдәшев һәм Фәйзи Биккинин Буада беренче музыкаль студия оештыралар.

– Бирегә танылган композитор Татар-станның мәгариф халык комиссары Вафа Бурнашев чакыруы буенча килә. Буада музыкаль инструментлар күп була. Шулай ук талантлы яшьләр дә. Аларның   күпчелеге Казаннан пансионга кызыгып киләләр. Менә шулар белән рус һәм татар оркестрлары да оештыра композитор. 1919 елда  ул Совет Армиясенә хезмәт итәргә китә, – дип сөйләделәр  Фәрит Садриев, Илдар Нуруллин. Менә шушы фактны истә тотып, гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәк мәктәпкә тагын Салих Сәйдәшев исемен бирү турында да хыяллана музыкантларның күпчелеге. Ни дисәң дә, мәктәп аның хәер-фатихасы белән озын “юлга” чыга.

Очрашулар дәвам итә. Музыкантлар бүгенге көнгә Аксу, Адав-Толымбай, Килдураз һәм шәһәрнең 1 номерлы мәктәпләрендә  булырга өлгерделәр. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр, киңәшләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International