Иң яхшы Яңа ел чарасына һәм бәйрәмчә бизәлеш бәйгесе

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Буа  республика муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы Яңа ел чарасына һәм бәйрәмчә бизәлеш бәйгесенең “Административ үзәкләре республика билгеләнүендәге шәһәрләр булган муниципаль районнарда үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү” номинациясендә катнашты. Эшче төркем бизәлешне башта урынга чыгып карады, аннан конкурска җибәрелгән документлар белән танышты. Өченче этапта  интернет тавыш бирү булды. Конкурс комиссиясе әгъзаларының тавыш бирүе нәтиҗәсендә Буа районы, Азнакайдан һәм Нурлаттан гына калышып, өченче урынга лаек булган. Адав-Толымбай авыл җирлегенең үзәк чыршысының республика муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы Яңа ел чарасына һәм бәйрәмчә бизәлешкә конкурста катнашуы турында хәбәр иткән идек инде. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының рәсми сайтында аның нәтиҗәләре бирелгән. Өч этапта узган конкурста Адав-Толымбай чыршысы Идел аръягы зонасында беренче урынга бәяләнгән.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International