Буада гитарачылар гитарачыларны дуэльгэ чакыра

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

18 февральдә Мәдәни үсеш үзәгендә “Гитарачылар дуэле” дигән музыкаль чара уза. Анда ике төркемдә гитарада уйнарга өйрәтү түгәрәге җитәкчесе Сергей Восканян укучылары уйнау осталыгында ярышачаклар.   Восканянның өлкәнрәк укучылары бәйгене хөкем итәчәкләр. Ярышның кульминациясе булып жюри әгъзаларының “Юность” төркеме составында һәм Апастан килгән “Второе пришествие” рок-төркеме чыгышы торачак. Бәйге 13 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International