“Эшне” ачуда дружиначылар өлеше

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Аларның погоннары да, званиеләре дә юк, әмма гаделсезлек белән килешмәүче йөрәкләре, башкалар  абайламаганны  күреп алу сәләтләре бар. Полицейскийлар үзләре андыйларны “безнең штаттан тыш хезмәткәрләр” дип йөртәләр. Узган ел гына районда аларның уяулыгы нәтиҗәсендә егермеләп җинаять ачылган.   Сүзебез әлеге исемнәре “кычкырып әйтелмәгән” геройлар турында.

Районда былтыр бер-бер артлы автомобильләрдән җиһазларны урлау (бары 4 факт) очраклары теркәлә. Моңа нокта куярга Яшевка авылының гап-гади егетләре Денис Тихонов һәм Владимир Кабанов ярдәм итәләр.

Кичен авыл буйлап авто-мобильдә йөрергә чыккан Денис дәүләт номеры Самара регионыныкы булган кызыл төстәге “Жигули”ның тыз-быз йөргәнлеген күрә.

– Безнең авылда мондый автомобиль  күргән юк иде. Ничектер шикләнеп куйдым. Бу хакта дустым Владимирга сөйләдем, автомобильнең номерын, төсен әйттем, – дип сөйләде ул безгә.

Владимир Ульяновск шә-һәренә барганда әлеге автомобильне күрә һәм аның артыннан күзәтә башлый. Шикләнүен юл-да басып торучы ЮХИДИ хезмәткәрләренә әйтә. Инспекторлар “Жигу-ли”ны тоткарлыйлар.

– ЮХИДИ хезмәткәрләре мин әйткән автомобильне туктатканнар. Аның салоныннан урланган җи-һазлар һәм бензин табуларын әйттеләр, - дип искә төшерде Владимир. Нәтиҗәдә ике егетнең уяулыгы каракларны тоттыра. Полицейскийларга оператив мәгълүмат бирүче яшьләргә бүлек начальнигы Радик Егоров та рәхмәт әйтә һәм бүләкли.

Бәхеткә, Денис белән Владимир кебек битараф булмаган кешеләр тагын да бар. Узган ел дистәдән күбрәк җинаятьне ачуда алар ярдәм иткән. Калганнары “Форпост” отряды һәм ирекле халык дружиналары исәбендә.

Бүгенге көндә 582 кешедән торган 84 халык дружинасы отряды эшли. Иң мөһиме – тамга өчен генә түгел. Полициянең кызыл тасмалы ярдәмчеләре февраль аенда электр баганасыннан кабель, апрельдә капка төбендә калдырылган “КамАЗ”дан аккумуляторлар, сентябрьдә хатын-кызның танышыннан акча, октябрьдә авылдагы мәктәп территориясеннән металл урлау фактларын ачуда активлык күрсәткәннәр. Шулай ук автомобиль куып алып китүчеләрне тоттырганнар. Моннан тыш, алар катнашында 285 беркетмә тутырылган.

Беррәттән “Форпост” отрядының җәмәгатьче-лек тәртибен саклауда керткән зур өлешен дә билгеләп үтмичә булмый. Алар булышлыгында узган ел бер җинаять ачылган, 64 административ эш кузгатылган. Форпостчылар да, ирекле халык дружинасы вәкилләре дә  районда уздырылган массакүләм чаралар вакытында тәртип саклауда да булышалар – һәм үзләренең кирәклекләрен торган саен күбрәк аклыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International