Иртә белергә һәм туктатырга

2018 елның 2 феврале, җомга

Күптән түгел район үзәк дәваханәсенә ике яңа медицина җиһазы кайтты. Беренчесе юан эчәктә, икенчесе сулыш органнарында яман шешне иртә стадиядә ачыкларга ярдәм итә, диләр табиблар. Санлы аппаратның мөмкинлекләре белән без дә танышып кайттык.

Бу хакта материал Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көненә дә багышлана. Үзәк дәваханәнең табиб-онкологы Сергей Фомин белдерүенчә, яңа җиһаз-ларның беренчесендә эшли башлаганнар. Аның искесенә караганда өстенлекләре күп – тикшерү процессында юан эчәкнең видеоязмасын мониторга чыгара, табиб аннан карап, шикләнгән урыннарны зурайта, фотога төшерә, кирәксә, анализ өчен эчәкне эчке яктан “чеметеп” алып чыга.  Бу мәгълүматлар барысы да саклана һәм гомуми тикшерү үзәгенә җибәрелә. Кирәк чагында, республика онкология дәваханәсе табиблары да карап, аның буенча күрсәтмә бирә алалар.

Икенчесе – сулыш органнарын тикшерә торганы да – озакламый эшли башлаячак.

– Бу аппарат та дәваханә өчен бик кирәк иде. Чөнки узган елгы статистикада, үпкә онкологиясе беренче урында тора.  Яман шеш диагнозы куелган 184 пациентның 24сендә әлеге авыру барлыгын ачыкладык, – дип сөйләде Сергей Викторович.

Икенче урында – мәни, сөт бизләре яман шеше. Соңгысын моннан ике ел кайтарылган заманча маммографта  тик-шерәләр. Элеккегесендә табиблар рентген пленкасын карап нәтиҗә чыгарсалар, монысы санлы, ул, юан эчәкләрне карый торган аппарат кебек, күкрәк бизләренең үзгәрешен компьютерда җентекләп күрсәтә. Аларны фотога төшерә, барысын да саклап, интернет аша үзәккә җибәрә. Шул рәвешле би-редә 40 яшьтән узган 3500 хатын-кыз тикшерү узган. Узган ел шуларның 500дән күбрәге төрле авыруларны (21 яман шеш очрагын) иртә стадиядә белгәннәр һәм тиешле дәвалану узып, бүгенге көндә тулы канлы тормыш белән яшиләр.

Моннан тыш, авыруны ачыклау өчен тагын бер җиһаз – томограф та тулы көченә эшли. Аның уникальлеге – ул барлык әгъзаларны тикшереп, организмның шеш булган урынын күрсәтә. Шул рәвешле баш мие, ашказаны асты бизе, сөяк онкологиясе һәм башка төрләре булу очракларын беләләр. Бу аппарат аша узган 5 мең тикшерелүченең 100дән күбрәгенә әлеге диагноз куелган.

– Иртә стадиядә ачыклау организм өчен мөһим. Бу очракта пациент дәвалау курсы узып та терелә ала. Шуңа күрә барча буалыларны диспансерлаштыру узуга чакырып калам. Нәкъ әлеге медицина тикшерүе нәтиҗәсендә без авыруның беренчел билгеләрен белеп, туктата алабыз. Сезнең сәла-мәтлегегез өчен дәүләт түли, бары тик килеп тикшеренергә генә кирәк, – дип мөрәҗәгать итә Сергей Фомин.

Шулай ук табиб-онколог яман шеш дигән сүзне беркайчан да ишетмәс өчен, сәламәтлек турында һәркөнне кайгыртырга чакыра. Боларга  стресстан, начар гадәтләрдән саклану, дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International