“Вконтакте”дагы “Жизнь Буинска” төркеменә Балык Бистәсе районныннан Әминә Сәфәргалиева туганын эзләве хакында язган иде. Аның бу мөрәҗәгатен Буадагы туганы төркемне карап күреп шалтыраткан. Әминә Сәфәргалиева "Байрак" сайтына туганы белән кавыштырганы өчен рәхмәт белдергән.