Бүген Буадан Казанга барып җитеп булмый. Ни сәбәпле?

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

Бу республика территориясендә хөкемлек иткән көчле буран  аркасында шәһәрара автобуслар хәрәкәтен туктату белән генә бәйле түгел. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, Казан – Ульяновск трассасының Апас районына керүче Шонгуты авылы тирәсендәге борылышта юлга кар себереп тутырган, автомобильләр хәрәкәте туктаган. Шул сәбәпле, юлга чыкмавыгыз хәерле, дип кисәтә алар. Сак булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International