Медицина училищесы методисты һәм укытучысы Гөлсинә Шәрәфетдинова Идел буе федераль округының медицина һәм фармацевтика уку йортларының сыйныф җитәкчеләре арасында читтән торып үткәрелгән регионара конкурста беренче урын яулады. Ул анда 1 курс студентларын адаптацияләүгә багышланган методик эшләнмәсен тәкъдим итте.