Һәр кеше үз туган телен белергә, аралашырга, дәүләт телләрен өйрәнергә тиеш дип саный укытучы Мария Стрелкова. Ул үзе Күшке төп гомуми белем бирү мәктәбендә чуаш балаларына татар телен һәм әдәбиятын укыта.
– Без бит Татарстанда яшибез. Шуңа татарча аралаша алырга тиешбез. Тел белү беркайчан да комачау итми, ә булыша гына, – ди Мария Владимировна. Ул үзе Теңкәш авылы кызы. Кечкенәдән татарча сөйләшә. Моның өчен балалар бакчасындагы тәрбиячеләренә, әнисе Альбина Михайловнага рәхмәтле.
– Ул мине үзебезнең генә түгел, ә башкаларның да мәдәниятен, традиция-ләрен хөрмәт итәргә өйрәтеп үстерде, – ди ул. Чуаш булсынмы, татармы, гаи-ләләрендә туган телләрендә аралашмаучыларны аңламый. Андыйларга еш кына “сез нинди милләттән буласыз инде?” дигән сорауны бирә. Җавап бирә алмыйча аптыраучылар да бар икән. Үзләре өч балалары – кызлары һәм улы белән өйдә бары чуаш телендә сөйләшәләр. Дәресләрендә татар телен өйрәтә. Икенче сыйныфта укучы кызы Кира күптән түгел татарча инша язып, республика бәйгесендә икенче урын яулаган. Укучыларына телне белсеннәр өчен өйрәтүче укытучының укучылары да сынатмый – йомгаклау контроль эшләрендә һәрвакыт югары баллар җыеп килгәннәр. Бердәм республика тестлаштыруында да ул 75-80 балл тәшкил иткән.
Татар теле укытучысы булып китүенә дә татарча белүе сәбәпче булган. Уналты ел элек Тәтеш педагогия училищесын тәмамлап кайткан кыз биредә география фәнен укыта башлый. Инде бер елдан яңа вазифа тәкъдим итәләр.
– Сөйләшү бер нәрсә, белгәнне башкаларга җиткерү авыррак. Шуңа мин дә укучыларым белән бергә өйрәнәм. Җиде ел элек Казан федераль университетында кабат әзерләү курслары уздым. Яратып эшлим. Балаларның да барысы да диярлек телне теләп өйрәнә. Узган елда татар теле белән килеп туган вәзгыятьтән соң барлык ата-аналар да татар телен укытуны сорап гариза язды, – ди беренче квалификацион категорияле укытучы.
Мария Владимировнаның дәресләрендә дә булдык. Сигезенче сыйныфлар музыка уен кораллары турында сөйләштеләр. Дәрес башында укучылар татар телендә аңлаешлы итеп атнаның нинди көн булуын, һава торышы үзенчәлекләрен дә әйттеләр. Аннан төрле уен коралларын атадылар. Анна Юркина сәнгатьле итеп гармун турында шигырь сөйләде. Ә өченче сыйныфларның дәресе гаиләгә, дусларга багышланган иде. Алар чын дус турында җыр башкардылар. Барысы да искиткеч килеп чыкты. Тугыз яшьлек Коля Иванов минем үзе турындагы сорауларыма һич авырсынмыйча җавап бирде.
– Татар теле һәм әдәбияты дәресләре атнага бер мәртәбә керә. Күбрәк игътибарны сөйләмгә бирәм. Татар мәдәнияте, милли традицияләр, йолалар белән дә танышабыз. Язучы-шагыйрьләрне дә өйрәнәбез, – ди укытучы. Мәктәптә татар шигырьләре, җырлары яңгыраган төрле чаралар еш үткәрелә. Хәзер алар Муса Җәлилгә багышланган кичәгә әзерләнәләр.