1 номерлы сәнгать мәктәбе базасында “Premium voice, dance and classic” дип исемләнгән халыкара конкурс узды. Оештыручысы Чабаксар шәһәрендәге халыкара фестиваль үзәге булган сәнгать бәйгесенә республика районнарыннан һәм Россиянең төрле регионнарыннан 530дан күбрәк катнашучы җыелды.
– Үзәк вәкилләре шалтыратып тәкъдим иткәч, бик теләп ризалаштык. Моның өчен барлык мөмкинлекләребез бар. Беренчедән, мәктәбебез-нең базасы нык. Аннан күп катнашучыларны җыйган бәйге үткәрү тәҗрибәбез дә бар. “Арт-Буа” конкурсы – шундыйлардан. Аны былтыр регионара бәйге итеп үткәрсәк, быел ул республика дәрәҗәсендә булачак. Талантлы балаларны 13 мартта көтәбез, – ди сәнгать мәктәбе директоры Сергей Арцыбашев. Алгарак китеп әйтәм: оештыру дәрәҗәсеннән Буага килгән һәркем канә-гать калды. Буран котырган якшәмбе көнендә катнашучыларга “җил тидермәскә” тырыштылар шул. Кичкә калмыйча китәбез, дигәннәрне чыгыш ясауга хәерле юл теләп озаттылар, гала-концертка калганнарга кунакханәләр әзерләде-ләр. Ә конкурска кил-гәндә, осталыкларын балалар белән беррәттән өлкәннәр – аларның укытучылары да сынадылар. Чыгышларны Россиянең атказанган мәдәният хезмәткә-ре Анжелика Сидорова җитәкчелегендәге компетентлы жюри бәяләде. Ә “иң-иң”нәр, һәр бәйге-дәге кебек, гала-концертта чыгыш ясадылар, дипломнар алдылар. Бүләкләү тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камәртдинов та катнашты. Аның һәм оештыручылар кулыннан бүләкләрне буалылар да алды. Алардан “Инструменталь башкару” номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исеменә 2 номерлы сәнгать мәктәбеннән “Карлы егетләре” баянчылар ансамбле лаек булды. Биредән үк Аделина Трифонова, Дарина Садыйкова һәм Артемий Трифонов, 1 номерлы сәнгать мәктәбеннән Алсу Низамова фортепьянода уйнаулары икенче урынга бәяләнде. “Вокал” номинациясендә “Ак каен” балалар бакчасының “Юные таланты” ансамбле беренче, ә аларның җитәкчеләре Диана Шә-рәфиева икенче урын алды. Икенче дәрәҗә лауреат итеп тагын 2 номерлы сәнгать мәктәбеннән “Подснежник”, “Яз нуры” ансамбльләре танылды. Өченче дәрәҗә шушы ук мәктәптән Алсу Салаватовага, “Замана” ансам-бленә, укытучы Венера Зәйнуллинага (аккомпаниаторы – Резеда Фәхертдинова), “Ак каен” балалар бакчасыннан Сөмбел Хәйбуллинага бирелде. “Хореография”дә 1 номерлы сәнгать мәк-тәбенең “Микс” төркеме (7-9 яшьлекләр) икенче, биредән “Ералаш” һәм “Сказка” балалар бакчасыннан “Солнышко”, мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Боерган мәктәбе каршында эшләп килүче “Ритм” коллективлары өченче урын алды. Бу номинациядә иң югары бүләккә – гран-прига “Микс” (13-15 яшьлекләр) төркеме лаек булды.