Буалылар, Наратлык урманы сезне чакыра!

2018 елның 9 феврале, җомга

Буалылар, иртәгә Наратлык урманына килергә онытмагыз. Биредә  “Россия чаңгы юллары – 2018” массакүләм чаңгы ярышлары узачак. Ярышта катнашучыларны теркәү 9 сәгатьтә башлана. 9.40 минутта бәйгене ачу тантанасы. 10 сәгатьтә  беренче булып старт 5-7 сыйныфлар укучыларына бирелә. Кызлар өчен дистанция – 1, ир балаларга 2 километр.

10.15 сәгатьтә 2 километрга 8-9 сыйныфлар укучылары узышачак. 10.30 сәгатьтә өлкән сыйныфлар укучылары һәм студентлар чираты. Кызлар өчен дистанция 2, егетләргә 3 километр. Шундый ук дистанция билгеләнгән  укытучылар, эшчеләр хезмәткәрләр һәм ветераннар өчен старт вакыты 11 сәгатькә билгеләнгән.  Алар арасында иң җитезләрне өч яшь төркемендә: 40 яшькә, 60 яшькә кадәргеләр һәм аннан өлкәнрәкләр арасында ачыклаячаклар. Чаңгы узышларын 11.15 сәгатьтә район оешма-предприятиеләр җитәкчеләре төгәлләячәк. Алар 2 километрда ярышачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 12 сәгатьтә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International