Кар кая китә?

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Февральнең беренче көннәрендә буранлап-буранлап яуган кар белән көрәш әле бүген дә дәвам итә .“Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)”  җәмгыяте хезмәткәрләре ике тәүлек эчендә айлык норманы тутырган “ак байлыкны” атна буе инде урамнардан кырга чыгаралар.

– Буран булган көннәрдә өч сменада эшләп, юлларны кардан чистартып тордык. Бер техника да буш тормады. Чакырулар да күп булды, мөмкинлек белән аларны да үтәргә  тырыштык, – ди баш инженер Илнур Мөстәкыймов. Узган ел ахырында гына җәмгыятькә кайтарылган өч КДМ, “МТЗ-82” тракторы һәм “АНТ” мини-төягече дә эшне тизләтергә нык ярдәм иткән. Барлык урамнарны автомобильләр үтәрлек хәлгә китергәч, карны чыгара башлаганнар. Беренче булып шәһәрнең үзәк урамнары тәртипкә китерелгән. Арефьев, Б. Хмельницкий урамнарыннан да төягәннәр.

– Соңгыларында, ягъни гадәти техника керә алмаган урыннарда мини-төягечтән файдаландык, – ди баш инженер.   Кечкенә трактор зур көчкә ия булуын шунда күрсәткән дә.

Без кар ташучылар эшен күзәткән җомга көнне коммуналчылар шәһәр үзәген кардан арындыруны төгәлләп килә иделәр.  Илгизәр Нәбиуллин “Амкодор” чүмече белән җир-дәге карны бик тиз “КамАЗ” әрҗәсенә сала. Ул арада мини-трактор белән Нәгыйм Сираев коелып калган карны күчкә эттереп куя. Автомобильләргә идарә итүче Марс Сабитов белән Айрат Галиев тулы әрҗәләрен бер-бер артлы моның өчен махсус билгеләнгән полигонга бушатып килә-ләр. Белгәнебезчә, андый урыннар Буа тирә-сендә дүртәү. Илнур Мөс-тәкыймов әйтүенчә,  ерак арага йөрергә туры кил-гәндә, “Амкодор”ны буш тотмас өчен ташучы техника санын арттыралар.

– Көн дәвамында 10-15 рейс ясыйбыз, – ди Айрат Галиев.

Без аралашкан көнгә алар барлыгы 1,5 мең кубометр кар чыгарганнар иде инде.  Бу эш бүген дә дәвам итә. Карны юллар тарайган урамнардан чыгаралар.  Аларны ачыклау өчен һәр урамны йөреп әйләнгәннәр. Шимбә көнне дә эшләделәр –  Ленин урамын киңәйттеләр. Баш инженер  раславынча, кар ташуны һава торышы мөмкинлек биргән, ягъни өстән яумаган көннәрдә алга таба да туктатмаячаклар. Буалылар  коммуналчылар эшеннән аеруча канәгать быел. Автомобиль юлларын гына түгел, тротуарларны да кардан тиз арада арындырырга тырышалар. Алдагы еллардагы кебек юлсызлыктан юлга чыгучылар юк дәрәҗәсендә.

– Шәһәрне чиста тоталар, рәхмәт. Төнлә дә эшлиләр бит.  Без яшәгән йортның ишегалды зур. Кайчан безгә чират җитә, дип шалтыраткан идек. Икенче көнне үк килеп җиттеләр, – ди шәһәрле Анна Никонорова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International