15 февраль көнне Буа шәһәренең ял үзәгендә Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстан Республикасының чыгаруга 29 ел тулуга багышланган чара узды. Чарада Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Камартдинов Р.Р.., Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Садретдинова Л.Н., районың хәрби комиссары, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре һәм иҗтимагый оешмалар катнаштылар. Район җитәкчеләре залда утыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, сугыш елларында һәм тыныч тормышта һәлак булган әфганчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Кичәгә Әфганстан Республикасында хезмәт иткән хәрбиләр, сугышта һәм тыныч тормышта һәлак булган әфганчыларның гаилә әгъзалары чакырылды. Аларның барысына да акчалата бүләкләр тапшырдылар.