Буа студентлары Воронежда!

2018 елның 16 феврале, җомга

Иртәгә–Россия студентлар отрядлары көне. Бу уңайдан Буа ветеринария техникумы базасында оешкан хезмәт отрядының бүгенге тормышы, киләчәккә планнары белән танышып кайттык.

“Ветеринар” дип аталган әлеге отрядның командиры, WorldSkills чемпионатының эксперты Надилә Әхмәтшина уңышлар турында сөйләп туя алмады. Беренчедән, узган ел йомгаклары буенча студотряд Татарстанда беренче урынга чыккан һәм 25 мең сум грант отканнар. Акчага махсус киемнәр тектергәннәр. Өстәвенә республикадан аларга җиһазландырылган автомобиль – мобиль ветеринар пункт бирелергә тиеш. Хәзерге көндә алар  Россия күләмендә дә иң яхшы отряд исемен алу өчен тырышалар – бу уңайдан игълан ителгән акциядә катнашалар – әлегә район мәктәпләренә барып, һөнәри осталыклары турында сөйлиләр, отрядның эшчәнлеген бәян итәләр.

Егет-кызларның башкалар алдында  мактанырлыклары да бар шул. Күптән түгел бу отрядның ике студенты – Руслан Матвеев һәм Анатолий Силин Бөтенроссия студентларының авыл хуҗалыгы отряды составына кертелделәр. Алар Татарстаннан икәү генә (икесе дә буалылар!). Бүгенге көндә БВТдан Руслан һәм Анатолий Воронеж өлкәсенең фермаларында хезмәт куялар.

– Алар бүгеннән әзер белгечләр. Мин тәҗрибә дәресләре алып барганда студентларымны сыныйм. Отрядка араларыннан иң җаваплыларын, эш сөючәннәрен сайлап алам, – ди командирлары Надилә Григорьевна.

Студотрядтагы егет-кызлар даими рә-вештә фермаларга баралар. Шул исәп-тән башка районныкыларга да. Булачак ветеринарларны – Виталий Александровны, Рөстәм Гыймаловны, Алексей Горелкинны, Виктор Михайловны, Ранис Санатуллинны, Рәдиф Сөнгатуллинны, Динә Фәхретдинованы, Камил Халиковны, Фәнил Абайдулловны һәм Карина Захарованы Буа районыныкы гына түгел, ә Мамадышның, Әгерҗенең авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләре дә эшкә көтәләр. Алар мөгезле эре терлекләрдә тояк һәм күз авыруларын дәвалауда, бозаулатуда, барлык таләпләргә туры китереп, аларга гигиена процедураларын (тоякларын, колакларын һәм башка органнарны чистарту), УЗИ үткәрүдә, кан алуда осталыкларын күрсәттеләр инде. Тиздән диплом аласы белгечләрнең планнары да төрлечә: кайберләре бу тәкъдимнәрне кабул итәргә риза булсалар, икенчеләре үзләре ветеринар дәваханә ачарга хыялланалар. Шәһәрдә туып-үскән Карина Захарова икенче юнәлеш буенча китәргә җыена.

– Кечкенәдән хайваннар яраттым. Киләчәктә үземнең шәхси ветеринар үзәктә аларны дәвалыйсым килә. Мөмкин булса, сукбай эт-мәчеләрне сыйдырырлык приют та булдырыр идем, – дип планнары белән бүлеште кыз.

Мондый уңыш арты уңыш яулаган отряд составындагы яшь ветеринарларга “мөмкин түгел” сүзе юк кебек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International