Буада “Ел хатын кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” бәйгесе старт алды

2018 елның 16 феврале, җомга

Буада “Ел хатын кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” бәйгенең зона этабы бу минутларда мәдәни үсеш үзәгендә бара. Анда 10 номинациядә сигез районнан 30 конкурсант көчен сыный. Буалылардан район ветераннар Советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова “Өченче яшь героинясы”, бүгенге көндә тәрбиягә алынган сигез баласы булган Лира Кошелева “Хатын-кыз-әни” номинацияләләрендә район данын яклыйлар. Алар үз номерларын күрсәтте инде. Нәтиҗәләр барлык конкурсантлар чыгыш ясаганнан соң кичкә билгеле булачак. Буалыларга уңышлар, алга таба узуларын телибез

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International