Озак еллар дәвамында чаңгы спорты буенча районда беренчелекне бирмәгән, республика һәм Россия күләмендәге ярышларда да уңышлы чыгыш ясаган Алмаз Бикмуллин бүген армия сафларында хезмәт итә. Анда да алдынгылар рәтендә.
Бу хакта аның әти-әнисе Данис Рифкать улы һәм Наталья Владимировна адресына килгән Рәхмәт хатлары сөйли. Саратов ракета гаскәрләрен һәм артиллерияне сугышчан куллану региональ уку үзәгендә хезмәт иткәндә аларны бер-бер артлы тугызынчы уку батареясе һәм хәрби часть командирлары юллый. Хатларда “Сезнең курсант вазифасында механик йөртүче белгечлеге буенча укучы улыгыз Алмаз Бикмуллин хезмәт итү дәверендә үзен гадел, дисциплиналы, кушканны үтәүче солдат итеп күрсәтте. Ул алга куелган бурычларны инициатива, тырышлык күрсәтеп, сыйфат белән һәм үз вакытында үти. Ул тулы шәхси состав өчен үрнәк булып тора. Сез улыгыз, аның Ватан сакчысы хезмәтенә мөнәсәбәте белән горурлана аласыз. Сезгә аңарда иң яхшы сугышчы-сакчы сыйфатларын тәрбияләвегез өчен рәхмәт. Алмазның киләчәктә дә Россия солдаты исемен лаеклы йөртәчәгенә ышанабыз”, дигән сүзләр бар. Моңа аваздаш рәхмәт сүзләрен беренче генә кабул итүләре түгел Бикмуллиннарның. Армиягә киткәнче тәмамлаган Түбән Кама технологик көллиятеннән дә алдылар алар хатларны. Алмаз уку йортын да, мәктәпне дә уңышлы тәмамлады. Ә бүген чаңгыда узышлар буенча спорт остасына кандидат егет ерак Калининград шәһәрендә хезмәт итә.
– Спортчы булуы аңа барлык авырлыкларны җиңел үтәргә мөмкинлек бирә. Экипировка белән 3 километр араны 11.01 минутта йөгереп узган ул. 36 мәртәбә турникта этелгән, – ди горурланып бабасы, тренеры Рифкать абый. Чаңгыга да аның кул астында тартыла Алмаз. Бу спорт төре белән 5 сыйныфтан шөгыльләнә. Шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә укыганда бер генә ярышны да калдырмый, һәрвакыт призлы урыннар яулый. Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясый. Түбән Кама көллиятендә укыганда да спорт белән шөгыльләнүен, җиңүләр яулавын дәвам итә.
Ватан сакчысы көне алдыннан аңа сәламнәребезне җибәрәбез. Хезмәтен башлаган рухта дәвам итеп, исән-сау әйләнеп кайтуын, буалы булачак солдатларның аннан үрнәк алуын телибез.