Һәр көне – кечкенә батырлык

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

23 февраль бәйрәме герое нык бәдәнле, ут чәчеп торучы ир-ат булырга тиеш кебек. Ә безнең язманың герое кечкенә буйлы, физик мөмкинлекләре чикләнгән, әмма ул һәр көн саен батырлык кыла – кечкенә вакытта алган авыруы белән көрәшә, өч баласына әти дә, әни дә булырга тырыша. Күптән түгел тагын бер сынау килде – йорты янып китте, ата тагын “ояны” саклап кала алды. Тыныч тормыш герое – шәһәрнең Тимер юл урамында яшәүче Фәһим абый Хәкимов.

Өч бала тотып калган инвалид әтинең язмышы көнләшерлек түгел кебек.  Ләкин, күпме сөйләшеп утырабыз, Фәһим абыйның авызыннан гел: “Аллага шөкер”, “Әйбәт”, “Мин канәгать”, “Мин бәхетле” кебек сүзләр генә ишетәм.

Сигез яшендә таудан велосипедта төшеп имгәнүенә, шуннан бирле умыртка баганасына зыян килеп, инвалидлыкка чыгуына да ул гадәти нәрсә кебек карый. Куллар эшли, аяклар йөри, һәр иртәдә торып эшкә бара. Тагын нәрсәдән зарланырга? Берүзе өч бала кочаклап калуны да ул бәхетсезлеккә санамый. Киресенчә, балалары белән ничек уртак тел табып яшәүләрен сөйләп бетерә алмый:

– Иртән, әтием, без киттек,  дип битемнән үбеп саубуллашалар. Алар кайткач, шау-гөр килеп аш өстәле әзерлибез. Көне буе алган тәэсирләр белән бүлешәбез. Барысын да уртага салып сөйләшәбез, – ди әти кеше.

Өйдә һәркемгә эш бүленгән, график та төзелгән: балаларның иң зурысы 14 яшьлек Данис кибеткә бара, аңардан бер яшькә кечерәк Илсөяр табынны җыеп, идән юа, төпчеге Альберт идән себерә. Кичен бергәләп (әтиләре дә булыша) дәрес хәзерлиләр. Күмәк эшләрдә дә барысы да катнаша: дүртәүләшеп кар чистарталар, бакчада эшлиләр, йорт тирәсен ремонтлыйлар, 8 оя умартаны карыйлар.

Илсөяргә күбрәк йорт эшләре тия. Әтисе кием-салым алырга барганда да киңәшкә аны ияртә. Балыкчы әтиләре зуррак балык эләктерсә өйдә тагын ыгы-зыгы куба: эченә яшелчәләр, тәмләткечләр тутырып кыздыралар. Ә гаиләнең иң яраткан ризыгы – пицца белән өчпочмак.

– Олы улыма, яратып, “Даниссимус”, кечесенә “Альберти” дип эндәшәм. Ә Илсөяр ул “урынбасарым”. Авырсам, янымнан китмиләр, туган көнем белән иртүк котлап, үзләре ясаган рәсемнәр бүләк итәләр. Эштән дә бик сагынып кайтам аларны. Мин бәхетле әти. Исән-сау булып, киләчәктә үзләренә һөнәр алып, эшләп яшәсеннәр. Ә йорт эшләренә аларны яшьтән өйрәттем, - ди Фәһим Хәкимов.

Берничә ел элек йортында янгын чыккач та, Фәһим абый игелекле кешеләр ярдәме белән торагын рәткә китерде, гаиләне таркатмады, балаларын җыеп калды, яшәргә көч тапты.

Йә, кайсыгыз Фәһим абый Хәкимовны чын ир-атлар исемлегеннән сызып ташлый ала? Килешегез, мондый акыллы, авырлыкларны җиңә белүче, көчле рухлы  “командир” булу һәр ир-егет хәленнән килми әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International