Бүген авылларда сарыкка хөрмәт кимеде. Һәрберсендә шаулап сарык көтүе кайткан чакларны сагынып сөйләргә генә калды. Беркем дә кичләрен көтүдән кайтмаган бәрәнен дә, адашкан тәкәсен дә эзләми. Ә менә Яңа Чәчкап авылында яшәүче Сәйдәш Мусин сарыктан баш тартырга уйламый да. Аның көтүендә алар йөз башка җиткән. Әле бу чик түгел. Сарыкчылык бу заманда табышлымы соң? Фермер белән утырып шөгыленең плюсларын һәм минусларын бергәләп санадык.
“Азык – үз җиремнән”
Сәйдәш сарык үрчетү белән 5-6 ел шөгыльләнә булып чыкты. Беренчедән, әтисе эшен дәвам итә. Икенчедән, бармак бөк-ләп, сәбәпне болай дип аңлатты ул:
– 300 гектар чәчүлек җи-рем бар, анда бодай, арпа, борчак, карабодай үстерәм. Бөртеклеләрнең югарырак сортларын реализациялим. Ә менә икенче сортны сатуы авыр, аны сарыкларга ашатам. Моннан тыш, кырдан күп итеп печән, салам кайтарып куям, – ди хуҗа.
Кышлык запасны ул авыл кырыенда сарыклар тора торган карда тирәләп өйдергән. Көнгә берничә тапкыр шуннан гына алып ашата. Карда эчендә сарыкларга махсус подвал төзекләндергән. Тик, язын анда су төшү сәбәпле, яңа сарай төзергә уйлый. Анысы бигрәк тә яшь бәрәннәр өчен кирәк икән. Ә сарыклар үзләре көне буе диярлек тышта торалар. Тиздән, җир кардан арчылгач, Сәйдәш аларны, елдагыча, үз печән җиренә чыгарып җибәрергә ниятли, аннан алар кыш җиткәч кенә кайталар, ди.
Ите яхшы китә, йонга, тирегә сорау юк
Карда эчендә сарыклар-ның нинди генә төре юк: койрыксыз, озын койрыклылары, биекләре, тәбә-нәкләре һәм башкалар.
– Төрле токымны үрчетеп карыйм. Һәрберсенең үзенчәлекле ягы бар. Ас-рап карагач кына бу токымны күбәйтүнең кирәкме-юкмы икәнен аңлыйсың, – ди фермер.
Үзе сөйләвенчә, алдан ул цигай токымлы сарыклар алып кайта. Анысының йоны озын, тиз пычрана. Болай да йонны сатып алырга ашкынмыйлар, бәясе дә арзан. Тиресен дә урнаштырасы авыр, бер-дәнбер акча кертү юлы – итен сату, дип, фермер бераздан романов токымлы маллар да алып кайта. Андыйлар берьюлы дүртәр бәрән китерергә сәләтле икән. Тик бер минусы бар – көтүдә йөреп, бәрәннәр зур булып үсеп китә алмыйлар. Хәер, сатып алучыларның күбесе кечерәкләрне сорый да. Аннан тумышы белән Казахстаннан булган курдюклы сарыклар үрчетә башлаган. Алары салкынга бик чыдам, ди. Аяклары озын булганга, карны тибеп чистартып, уҗым табып ашарга да сәләтлеләр икән. Күптән түгел генә Тәтеш районыннан Куйбышев токымлыларын алып кайткан.
– Анысының өстенлеклә-рен асрап карагач, белермен, - ди хуҗа. – Сарык итен яхшы алалар, зарланмыйм, аеруча Корбан гаете якынлашканда сорау зур. Болай вакытта да иткә суярга да, асрарга да алып китәләр. Тагын да күбрәк үрчетәсе иде.
Узган елларны малларның баш саны 200гә кадәр җиткән булган. Тик кыргый этләр күпләп һөҗүм иткәннәр. Бу бәла белән дә көрәшергә җыена фермер, көтүне сакларга Кавказ овчаркасы токымлы эт алып кайткан.
– Аны махсус өйрәтеп үстергәч, башка этләрне сарыклар янына якын җи-бәрмәскә тиеш. Моннан соң үзем дә хайваннарның сакланышына күбрәк игътибар итәрмен. Көтү дә хуҗасыз калмаячак, - диде безне озатканда фермер.