21 нче февраль Халыкара туган тел көне.

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Халыкара туган тел көне - һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн.

 Бу бәйрәм телләр һәм мәдәният төрлелеген сакларга, үстерергә чакыру буларак яңгырый, башка милләт кеше­ләренең телләрен ихтирам итәргә, кадерләргә өйрәтә. Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе – сөйләшә башлаган ана теле. Бу — безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.

Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарих көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.Туган телебезнең дә киләчәге турында уйланырга бер сәбәп булып тора. Безнең телебез – матур, бөек тел. Аның ничәмә-ничә гасырлык тарихы бар. Ә матурлыгы аның халык җырларында, әдипләребез иҗатларында да  чагыла. Шуның өчен үз ана телеңне яратырга, сакларга, башка телләрне ихтирам итәргә кирәк.

Бүген сезне Халыкара туган тел көне белән котлап, күптелле Ватаныбыз киңлекләрендә үзара ихтирамга нигезләнгән дуслыкның тагын да ныгуын телим. Туган тел көне тынычлык, дуслык бәйрәме булсын!

Буа район башлыгы Марат Җәббаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International