Бу уңайдан тантаналы чара һәм концерт район мәдәният йортында узды. Ир-егетләрне бәйрәм белән муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин котладылар, экран аша сәламнәрен төрле өлкәләрдә хезмәт куючы хатын-кызлар җиткерделәр. Район үзешчәннәре иң матур чыгышларын бүләк иттеләр.