Үзгәртелгән маршрутлар юл куркынычлыгын киметәчәк

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Узган ел ноябрь аенда шәһәр маршрутлары буенча йөрүче автобусларга һәм аларның пассажирларына Буа машина төзү заводы янындагы соңгы тукталышның гаять уңайсыз урында булуы турында язып чыккан идек.  Ниһаять, бу проблема хәл ителде.

Уңайсызлыклар, дигән-нән, әлеге тукталыш  ролен үтәгән мәйданчыкта шәһәр генә түгел, ә транзит автобуслар, зур йөк автомобильләре дә туктый. Урын кысанлыгы, павильон, тигез асфальт өс-лек булмау тудырды аларны. Автобус йөртүчеләр кире шәһәргә кайту өчен юл йөрү кагыйдәсен бозып, туры линияне кисеп чыгарга туры килүеннән зарландылар. Район Советы аппаратының гомуми бүлеге начальнигы Ранис Бәдертдинов беренчесенә җавап итеп, киләчәктә куркынычсызлыкны тәэ-мин итү максатында би-редә тукталыш павильоны урнаштырылачагын һәм асфальт җәеләчәген әйтте. Ә туры линияне кисүгә килгәндә, бернинди проблема булырга тиеш түгеллегенә ул чакта ук ачыклык кертте – автобус маршруты район башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан расланып, район ЮХИДИ бүлекчәсе белән ки-лештерелгәнгә, җәмәгать транспорты аннан борылырга хокуклы иде. Яңа маршрут расланганга кадәр. Аның буенча исә шәһәр автобуслары хәзер ул мәйданчыкка бөтенләй керми.

– Җәяүлеләрнең һәм шә-һәр җир өсте транспорты пассажирларының  куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында районның юл куркынычсызлыгы комиссиясе үзенең чираттагы утырышында соңгы тукталышны Машина тө-зүчеләр урамы участогына күчерергә, дигән карар чыгарды, – ди Ранис Бәдертдинов. Шул рәвеш-ле, үзгәреш шәһәр автобуслары маршрутының  Боҗра юлдан соңгы өле-шенә кертелгән. Пассажир ташучы транспорт хәзер соңгы тукталышка бару өчен Боҗра юлдан соң  Төньяк бистәнең Ибраһимов, Теләктәшлек урамнары буенча килеп, Машина төзүчеләр тыкрыгына борыла һәм “Энҗе” кибете янында туктала. Соңгы урамда хәрәкәт бер яклыга гына калдырылды – аңа Космовский урамыннан борылып керергә ярамый. Шушы көннәрдә генә “кирпеч” билгесе урнаштырылды. Ә автобус  шә-һәргә кире, туры линияне кисмичә генә уң якка борылып, кайта. Төньяк бистәдә яшәүчеләр, биг-рәк тә укучылар өчен тукталышның  күчерелүе аеруча җайлы – хәрәкәт интенсив булган федераль трассаны аркылы чыгарга кирәкми. Автобус көтүчеләр  өчен уңайлык тудыру алга таба дәвам иттереләчәк – яз җитеп карлар эрү белән павильон куелачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International