Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны заманча уен технологияләре аша юлда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтүне пропагандалады әлеге бакчада тәрбияләнүче балалар һәм хезмәткәрләр. Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең өлкәара семинары шундый актуаль теманы күтәрде. Район мәгариф бүлеге начальнигы Илгиз Ханбиков мәгариф учреждениеләрендә балалар иминлегенең беренче урында торуын әйтте. ЮХИДИнең Буа районы буенча начальнигы Рамил Миңнебаев район юлларында балаларның юл кагыйдәләре буенча статистикасына тукталды. Семинарда Республиканың Идел буе зонасы, Ульяновск өлкәсе балалар бакчалары хезмәткәрләре дә катнашты. Кунаклар төрле структураларның киңәшләнеп, нәтиҗәгә эшләүләренә югары бәя бирделәр, ахырдан үз тәҗрибәләре белән дә уртаклаштылар.