Быел Буада икенче тапкыр Идел-Буа-Урал бөтенроссия фестивале узачак. Бу юлы ул май аенда үтә. Буа театры директоры Раил Садриев сүзләренә караганда, аңа инде бүгеннән әзерлек бара. “Түгәрәк өстәл” артында узган сөйләшүдә оештыручы төркем шул хакта сүз куертты.
Быел фестиваль яссылыгын тагын да киңәйтергә уйлыйлар. Раил Садриев сүзләренә караганда, Швейцариядән, Италиядән, Эстониядән, Бурятиядән, Белоруссиядән кадәр театр труппаларының килүе көтелә. Узган ел Караганда театры бездә булды. Бу юлы аннан өч коллектив чыгыш ясаячак. Мәскәү шәһәренең академия театры да беренче тапкыр Буага киләчәк. Аларның эшенә “Алтын Маска” милли театраль премиясен булдыручы, театраль тәнкыйтьче Александр Вислов җитәкчелегендәге 12 кешелек төркем бәя бирәчәк. 10 көн дәвамында 25тән күбрәк төрле милләт театр коллективлары чыгыш ясаячаклар. Узган ел артистлар Буа мәдәният сарае һәм театры чыгышлары сәхнәсе белән генә чикләнсә, быел аларны күрше районнарга да чакыралар.
– Билет бәяләрен кыйммәт куймадык. Дөрес, фестивальнең соңгы көнендә Мәскәү театры артисты Сергей Безруков чыгыш ясаячак спектакль бәясен арзан итү мөмкин түгел. Шулай ук бу юлы яшь тамашачылар өчен дә сайлау зур булачак. Быел тамашачыга спектакльне тулысынча тәрҗемә белән дә карау мөмкинлеге тудырылды, – ди Раил Илдарович.
Кыскасы, тиздән Буа җирлеге кабат төрле төбәкләр, чит илләр театрлар коллективлары кисешкән мәркәзгә әвереләчәк.