Буа халык театры куйган “Язмыш сынавы” әсәрен Ульяновск татарлары да карады

2018 елның 2 марты, җомга

Кичә “Яктылык” халык театры Ульяновск шәһәрендә Барый Тарханов исемендәге III регионара халык һәм үзешчән коллективлар фестивалендә катнашты. Алар анда күптән түгел Буада куйган премьера спектакле – “Язмыш сынавы”н уйнадылар. Ульяновск татарлары бик яратты буалылар уйнавын, артистларга гөрләтеп кул чаптылар, чәчәкләргә күмделәр.

Хәер, бу спектакльне буалылар да карап туймаган. Аны халык соравы буенча 6 март көнне кабатлап күрсәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International