Янтуган авылында Шалканлык урамы эстафетаны үзәк урамда яшәүчеләргә тапшырды

2018 елның 6 марты, сишәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Янтуганда капиталь ремонттан соң, гөрләтеп мәдәният йортын ачтылар. Көтте бу көнне авыл халкы. Чыннан да, кирәк иде ул аларга: сәхнә бәйрәмнәрдә генә түгел, гадәти көннәрдә дә бушап тормый бит. Чираттагысында тагын бер чара уйлап таптылар: Урам бәйрәме. Бу юлы Шалканлык урамында яшәүчеләр сәхнә тотты. Кемдә нинди осталык бар, берсе дә читтә калмады. Алар эстафетаны Үзәк урамда яшәүчеләргә тапшырдылар. Тиздән авыл халкы тагын мәдәният учагына җыелачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International