8 нче март иң гүзәл һәм иң могҗизалы яз бәйрәме. Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәткәрләре “Преодоление”клубы кызлары өчен бәйрәм чарасы оештырдылар. Кызлар зур кызыксыну белән конкурсларда, уеннарда катнаштылар.
Чара ахырында кызларны бәйрәм белән малайлар котладылар. Алар кызларга үз куллары белән ясалган открыткалар тапшырдылар.