Көч һәм нәзәкатьлелек бергә булганда

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Иртән торган төшкә бар да ялт иткән: кар көрәлгән, сукмаклар ачылган, ишегалдында чүп-чар  аунап ятмый. Күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең кайберләре  мондый тәртипне кемнәр булдыруын белми дә калалар хәтта!

Ир-атларча көч таләп иткән бу хезмәтне нигездә хатын-кызлар башкара. Нәкъ 8 Март бәйрәме алдыннан үзләре белән танышыйк әле.

Сүзем Буа районы һәм шәһәрендәге “Идарәче компания” җәмгыятенең ишегалды җыештыручылары турында. Күз алдына китерегез: шәһәрдә барлыгы 160тан артыграк күпкатлы йорт исәпләнә. Аларның тирә-ягындагы чисталыгын нибары 17 җыештыручы тәэмин итә! Һәм аларның күпчелеге хатын-кызлар. Әйдәгез, үзләре хезмәт күрсәткән йортларда яшәүчеләрдән рәхмәт сүзләре генә ишетеп яшәүче иң булдыклы җыештыручыларның бер көнлек эшләре белән танышыйк әле.

Любовь Самсонованың идарәгә эшкә килүенә тиздән 1 ел тула. Шулай туры килде: авылдан шәһәргә күченгәннән соң шөгыль үзәгенә барган иде, мөлаем хатын-кызга икеләнеп кенә җыештыручы булырга тәкъдим иттеләр. Икенче көнне үк чыкты ул эшкә. Сүз килмәсен, дип иртәнге сәгать 4тән участогына ашыкты. Халык торып чыкканчы дип, ишегалдындагы чүп-чарның бөртеген дә калдырмыйча чүпләде, сукмакларны ялт иттереп себереп куйды. Җәй көне чүп үләне баса башлагач та аптырамады, идарәгә барып, чапкыч сорады. Кыш көне авыр, булачак, дип куркытсалар да, кар яуганны көтте ул. Чыннан да, бер кыенлыгын тоймады. Кыш буена ул чистарткан кар әллә ничә тонналарга җыела. Любовь Николаевна хезмәт күрсәткән тирәдә күбрәк өлкәннәр яши. Шуңа да, иртән подъезд ишекләрен ача алмаслар дип, буранлы көннәрдә таңнан торып бара. Тәрәзәләрдә утлар кабынганчы, ашыга-ашыга сукмаклар ача. 12 яшьлек кызы Катя да иртән әнисенең өйдә булмавына ияләште инде. Үзе генә җыенып мәктәпкә китә.

– Яраткан эшем савыт-саба юу һәм җыештыру. Кайбер көннәрдә иртән чистартып киткәч тә, бар да тәртиптәме икән дип, кич тә бер әйләнеп китәм. Хәер, миңа яшәүчеләр белән аралашу да ошый. Әйбәтләр алар, рәхмәтлеләр, – ди ул.

Кайда мондый чисталык, дип баш ватасызмы? Казан Тракты-3 “б” , Напольная-31/12, Титов урамының 2, 4, 6, 8, 10,14, әле тагын Жорес урамындагы 108, 110, 112, 114, 116, Казан урамындагы 1 “а” номерлы йортлары территорияләрендә шундый тәртип!

Мария Васина идарәнең иң стажлы хезмәткәре. Моннан күп еллар элек без аның күпкатлы йорт тирәсендә чәчәк үстерүе турында язган идек. Ул вакытта сирәк күренеш иде бу.  Үзе яши торган йорт территориясенә автомобильләр кертүгә дә беренчеләрдән булып ул каршы чыкты. Дөрес, яратмадылар, әмма матурлык тудыра башлагач, фикерләре үзгәрде яшәүчеләрнең. Хәзер менә иске гараж-сарайларны алдыргач, бөтенләй сөенеп туя алмый. Р. Люксембург урамының 143, 145, 147, 149, Некрасов урамының 23, 25, 27, 29, Арефьевның 3 “а” йортлары ишегалларын җыештыра ул. Утлар куелгач кичләрен дә эшли ала. Әле менә бу карлы көннәрдә дә җитәкчеләргә рәхмәт әйтә-әйтә төне  буе көрәде. Ә иртән халык аңа рәхмәт әйтеп, тап-такыр юллардан атлады.

– 65 яшьтә өйдә утырыйммы, – дип шаярта Мария Степановна. Эшен беркүпмегә калдырып торырга туры килгәндә дә көчкә түзде ул.

Күргәнегезчә, бер дә җиңел хезмәт түгел бу. Әйдәгез, җыештыручыларның эшенә хөрмәт белән карыйк, хәлебездән килгәнчә, җиңеләйтергә тырышыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International